Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Туембаш спартакиадасы

    XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага да санаулы көннәр калып бара. Бу уңайдан Казан зур эшләрдән гөрләгәндә авыл халкы да тик ятмый. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көнендә Туембашның мәктәп базасында җирлекнең спартакиадасын үткәрделәр.

    Бәйрәмнең иганәчесе - "Тойма" ширкәте иде. Әйтергә кирәк, бу көнне Туембаш һәм Чуллы халкы кырык эшен кырык якка ташлап рәхәтләнеп күңел ачты, саф һавада ял итте. Берәүләр өчен ул "авыл олимпиадасы", икенчеләргә очрашу, тамаша кылу урыны булса, яшьләр исә аны үзара шаярып "итек басу сезонын ябу" дип кабул иттеләр.

    Реклама

    Спартакиада дигәч күз алдына тоташ спорт ярышларыннан торган мәйдан килеп басадыр. Әмма мондый төр чараларны башкача оештырып, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә бүтәнчә дә өндәп була икән. Башыннан ахырына кадәр спартакиада боз өстендә үтте, гадәти булмаган уеннар, балалар катнашындагы концерт, Чуллы авылыннан Гали Вәлиев үзе иҗат иткән шигырьләрен башкаруы белән үрелеп барды. Түбән Казаклардан килгән Туембаш кияве Айдар Гобәйдуллин халыкка хәләл шашлыктан авыз итү мөмкинлеге тудырды. Оештыручылар исә самавырда чәй кайнатып, бәйрәм буена халыкны кайнар коймак белән сыйлап торды. Бу көн мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Нигез ташлары" комедиясе белән тәмамланды. Аны Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәләштерде. Хәер, спартакиада тагын нәрсәләр белән истә калды соң?
    Ачылу тантанасында төсле шарлар белән бизәлгән катокка Убырлы белән Дию, аллы-гөлле тасмалар, байраклар тоткан балалар тимераякта шуып чыктылар. Моңлы көйләр астында төрле биюләр, синхрон хәрәкәтләр күрсәттеләр. "Боларны Сочига Олимпиада ачылышына җибәрсәң дә була икән", - диеште абый-апалар. Баксаң, мәктәп укучыларын фигуралы шууга авыл китапханәчесе Эльвира Нигъмәтҗанова өйрәткән икән. "Элек бу бәйрәмнәр колхоз кысаларында, Күкшелдә үткәрелгәнгә, без гел кызыгып кына кала идек. Бәхетебезгә "Тойма" ширкәте оешты һәм ел саен спартакиада уздыру өчен ярдәм итәргә алынды. Халык бүген эштән бушый алмый, аны кубаруы авыр. Әмма бер кат купкач, әллә ниләр башкара ала икән. Бүген авылыбызның 24 хатын-кызы "Зилант" бассейнына, 9 ир-ат "Олимп"ка хоккейга, 5 мәктәп укучысын әти-әниләре чиратлап "Ялкын"га каратэга йөртә. Малайларыбыз инде "кызыл пояс"ка имтихан бирделәр. "Кара пояс" алырга исәплиләр", - дип сөйләде Туембаш авылы җирлеге башлыгы Илфат Гарипов. Спартакиадада Илһам Гарипов, Халит Хәләветдинов, Нияз Мотыйгуллин һәм Раяз Нигъмәтуллин каратэ осталыкларын "ката" композициясендә күрсәттеләр. Димәк, киләчәктә көрәшчеләр генә түгел, каратистлар белән дә горурланачакбыз, Алла боерса.
    Милләтебезнең күркәм бәйрәме - сабантуйда үткәрелә торган гер күтәрү, капчык белән сугышу, аркан тарту, чүлмәк вату, бүләк кисү, кул көрәше кебек уеннарны кышын боз өстендә дә оештырып була икән. Ераклыкка итек ату, тимераяк, чаңгы һәм чанада узышу, мылтыктан ату да уздырылды. Әмма иң шаккатырганы - итек түшәү бәйгесе булды. Өйләреннән кыстырып төшкән йоннары белән "сәхнәгә" Чуллыдан Госман Гайнуллин, Туембашка Олыяздан килен булып төшкән Сөмбел Хафизова һәм Купкадан килен булып килгән Минзәлия Хафизова чыктылар. Туембашның үзеннән ник бер оста түшәүче көч сынашсын!.. Бу бәйгенең җиңүчесе итеп Госман Гайнуллин табылды.
    "Бу спартакиаданы күчмә итәргә булдык һәм узган ел Чуллыда оештырдык, күчмә кубогыбыз да бар. Безнең бала-чаганы, олысын-кечесен телевизор, интернеттан арындырып хәрәкәтләндерәсе, спортка мәхәббәт уятасы килде. Үзебез бәләкәй чакларда урамнан керми идек. Хәзер дә кешегә сәламәт яшәү өчен шөгыль, спорт кирәк. Мәктәп укытучылары, укучыларына, авыл җитәкчесенә һәм фидакарь халкына рәхмәт, алар булмаса, мондый күркәм бәйрәмне оештыра алмас идек. Аннан хәзер күпләр авыл бетә дип зарлана. Андыйлар аңласыннар иде: бетми ул авыл, без аны бергәләп үстерергә, яшәтергә тиеш. Булган мөмкинлекләрне кулланырга гына кирәк", - дип сөйләде "Тойма" ширкәте директоры Рәҗәп Галиев.
    Чыннан да, ул көнне беркем хәрәкәтсез тормады. Кунак булып килгән Күкшел һәм Туембаш авыллары арасында зур хоккей уздырылды. Тау башын тутырып бала-чагасы чаңгы шуды. Ничә ел күрешмәгән якташлар, сыйныфташлар, дус-ишләр дә биредә очрашты. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тагын шунысы куандырды: авыл мәдәният йортының яңа мөдире Гүзәл Нәҗипова, сәнгать җитәкчесе Гөлия Хәмәтгалиева халык күңеленә үтеп керә алганнар. Авыл өчен янып-көеп йөри торган шундый яшьләр күбрәк булсын иде ул!
    Бәйрәмгә кайткан тагын бер мәртәбәле кунак - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов та соклануын яшерә алмады: "Динен ташламаган, кәсеп белән көн күрә торган сирәк авылларның берседер ул Туембашыбыз. Авыл халкының эштән соң уен уйнап, ял итә белүе сөендерде. Авылдашларны берләштерүнең тагын да яңа формаларын уйлап табарга кирәк. Без артта калмыйча, заман белән бергә атлап яшәргә тиеш", - диде ул.
    Әйе, бу спартакиаданың киләчәге булсын, аны тагын зуррак дәрәҗәдә, киңрәк масштабта үткәрергә язсын иде. Иң мөһиме - ул бит "аек бәйрәм", хәмерсез узды. Дөнья мәшәкатьләре, вакыт җитмәү, сынау-газаплар баскан заманда халыкны спорт берләштерде, тәннәргә - дәва, җаннарга сихәт бирде...
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: