Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Түбән Казакларда балалар музыканы шугалакка баргач тыңлый

    Хоккейга барыргамы, интернетка кереп, берәр уенда "сугышып" чыгаргамы? Хәзер балалар мәктәптән кайтып, дәрес әзерләгәннән соң булган вакытларын ничек уздыру турында уйлаганда шушы ике вариантны күзаллый. Китап уку, ишегалдындагы карда окоп казу, хәтта телевизор карау да туйдыра башлады аларны. Ярый әле, районыбызның һәр авылында диярлек ел саен күмәк көч белән шугалаклар...

    Хоккейга барыргамы, интернетка кереп, берәр уенда "сугышып" чыгаргамы? Хәзер балалар мәктәптән кайтып, дәрес әзерләгәннән соң булган вакытларын ничек уздыру турында уйлаганда шушы ике вариантны күзаллый. Китап уку, ишегалдындагы карда окоп казу, хәтта телевизор карау да туйдыра башлады аларны. Ярый әле, районыбызның һәр авылында диярлек ел саен күмәк көч белән шугалаклар ясыйлар. Кызлар анда фигуралы шууга өйрәнсә, малайлар зур спортка беренче адымнарын ясый. Шлем, хоккей таягы, тимераякларны алыйк - бу юлы без сезне Түбән Казаклар авылында Айрат Фәләхов оештырган шугалакка шайба сугарга чакырабыз!

    -Авылдагы бер апа: "Малайлар өчен берәр нәрсә оештыр әле, өйдә компьютер төбендә утырып, күзләре шартлап чыга бит инде", - дип мөрәҗәгать итте. Үземне дә балаларның урам уртасында машина йөреп шомарткан юлда хоккей уйнаулары борчый иде. Без дә ярдәм кулы сузмагач дип, әти дә бу фикерне хуплап алды. Тракторы белән берсүзсез тыкрыктагы үрле-кырлы җирләрне тигезләп бирде. Малайлар белән чиләкләп су ташып, биредә боз катырдык, кардан бортлар өйдек, - ди "Урал" хуҗалыгында шофер булып эшләүче Айрат Фәләхов. - Икенче елны исә бозны клуб янында катырып, хуҗалык утыртып биргән тимер торбаларга агачтан бортлар ясадык. Аннары һәр нәрсә үз җае белән китте...

    Ә бу кыш башында биредә заманча чын хоккей тартмасы торгызганнар. "Урал" хуҗалыгы ярдәме белән будка эшләгәннәр, анда Радик Таҗетдинов булышлыгы белән тимер мич урнаштырганнар. 27 малайга универсиада символы Уни һәм "Казаклар" дигән язулы футболкалар кайтартканнар. Гомумән, шугалак ясауда һәр эшнең оештыручысы Айрат булса, әти-әниләр, күмәк хуҗалык, авыл җирлеге акча һәм төзелеш материаллары белән ярдәм иткәннәр.

    -Рашит абый Фәйзуллин биргән биш мең сумга музыкаль үзәк, кар эттергечләре алып куйган көннән алып хоккейны музыка астында уйныйбыз, - дип тә өстәде Айрат.

    Егермегә алтмыш метрлы әлеге шугалакның тынып торган вакыты сирәктер. Көндез биредә бәләкәй балалар хуҗа булса, кичкә ул яшүсмерләр хозурына кала. Шугалакның авыл уртасында урнашуы да ярап куйган: элек урамнар "үле" тынлыкта яшәсә, хәзер бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп тора. Казаклар егетләре әле күрше-тирә авыллар белән хоккей ярышлары үткәрергә дә җитешәләр. Тәҗрибәле капкачылары Рамил Яппаров армиядә булу сәбәпле генә быел Казаклар командасы олыязлыларга бирешкән.

    Илһам Гобәйдуллин, 10 сыйныф укучысы:

    -Мәктәптән кайткач та бүген интернетмы, хоккеймы дип уйлап тормыйм, кич җитүгә шугалакка чыгып чабам. Интернетта утырсаң, көн дә бер үк язышулар, уеннар, кинолар инде ул. Ә хоккейга чыксаң - ниндидер энергия җыеп кайтасың! Үпкәләр икенче төрле сулый башлаган шикелле була. Йокларга ятканда да компьютер төбеннән киткәндәге кебек хәлсезлек сизелми. Кышы гына бик тиз үтеп бара.

    Реклама

    Алия, Ләйсән, студентлар:

    -Авылга имтиханнар арасында гына кайтсак та, шугалакка бер көн дә калмыйча бардык. Чын егетләр спорт белән тәрбияләнә, сәламәтлеккә дә файдалы диләр хоккейны. Ә интернет качмый ул, аннан башка да яшәп була.

    Исемен әйтергә теләмәгән бала:

    -Интернетны хоккейга алмаштырдым дип әйтсәләр, ышанмагыз. Безнең өчен интернет та кирәк, хәзер бөтен тормыш виртуаль мәйданга күчте. Менә мин интернетка хоккей уйнап кайткач, төнге вакытта да кереп чыгам, кем нинди хат язды икән дип карыйм. Ә болай ярый әле кыш көне шугалак бар. Ул безнең компьютер төбендәге вакытыбызны шәп итеп кисте!

    "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Гөлирә Гыйләҗева:

    -Тиз арада теләсә нинди мәгълүматны җиткерә алучы интернетның заман могҗизасы булуы беркемгә дә сер түгел, әмма ул кешедә бәйлелек тудыра алуын да онытмаска кирәк. Бигрәк тә яшүсмерләр, балалар арасында интернет зур казаныш тапты һәм әкренләп аларның дусларына әйләнеп бара. Балагызга интернетта утыру вакыты аралыгын билгеләргә онытмагыз, ул көненә бер яки ике сәгать була ала. Югыйсә, баланың дәрес әзерләү, йокы, туклану, саф һавада йөрү режимы бозылырга мөмкин. Социаль челтәрләрдә шәхси мәгълүмат калдырмауны да даими искәртеп торыгыз: телефон номеры, өй адресы, мәктәп исеме, үзе төшкән фотолар да куелмаска тиеш. Биредә балагызның дуслары исемлеген дә күзәтеп барырга онытмагыз. Ә интернет бәйлелегеннән саклану өчег иң яхшы профилактика - берәр шөгыль табу яки спорт белән шөгыльләнү.

    Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА. Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: