Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спортчы егет Нияз Закировның хыяллары зурдан

Районыбыз яшьләре спортта аеруча актив. "Зилант", "Ялкын" спорт мәктәпләренең, боз сараеның да ел дәвамында тынып торганы юк. Кемдер волейбол, хоккей, футбол уйный, ә кемдер гер күтәрә, көрәш алымнарын ныгыта. Спортчы яшьләребез арасында район данын яклап республикада гына түгел, Бөтенроссия бәйгеләрендә дә чыгыш ясаучылар, призлы урыннарга ия булучылар бар. Ә менә...

Районыбыз яшьләре спортта аеруча актив. "Зилант", "Ялкын" спорт мәктәпләренең, боз сараеның да ел дәвамында тынып торганы юк. Кемдер волейбол, хоккей, футбол уйный, ә кемдер гер күтәрә, көрәш алымнарын ныгыта. Спортчы яшьләребез арасында район данын яклап республикада гына түгел, Бөтенроссия бәйгеләрендә дә чыгыш ясаучылар, призлы урыннарга ия булучылар бар. Ә менә Казан дәүләт төзелеш академиясенең IV курсында белем алучы Кукмара егете Нияз Закиров исә быел билбау көрәше буенча Россия Федерациясенең спорт мастеры исеменә лаек булды.

-Мәктәптә икенче сыйныфта укыганда дустым белән бергә "Зилант"ка барып самбо түгәрәгенә язылып кайткан идем, шуннан бирле әлеге спорт төреннән аерылганым юк, - ди Нияз. - Әти-әнидән курка-курка гына рөхсәт соравым әле бүгенгедәй хәтеремдә. Алар исә каршы килмәделәр. Тренер Марс Бәдретдинов та безнең, берсеннән-берсе кечкенә малайларның, күңеленә үтеп кереп, спортка мәхәббәт уята алды.

Кукмара 4нче урта мәктәбенең 10 сыйныфында укыганда Ниязга тренеры билбау көрәшендә дә үзен сынап карап, республикакүләм ярышта катнашырга тәкъдим итә.

-Башта икеләнеп торган идем, соңыннан тәвәккәлләдем, - ди ул. - Билбау көрәше буенча Татарстан Чемпионатында икенче урын алдым. Кызыксынуым арта төште, өстәмә рәвештә спортның әлеге төре буенча да шөгыльләнә башладым. Владимир шәһәрендә, Карачай-Черкесскта узган Россия Чемпионатларында беренчелеккә чыктым. Әлеге җиңүләрем өчен миңа Россия Федерациясенең спорт мастеры исеме бирделәр.

Самбо буенча ярышларда җиңүләре аеруча күп аның, медальләре дә бихисап. Хәзер аларга акрынлап билбау көрәшенекеләр дә өстәлә. Әмма:

-Минем күңелемә самбо якынрак, - ди Нияз. - Югары уку йортларының җыелма командасы составында да Татарстан исеменнән самбо ярышларында еш катнашам. Киләчәктә хыялым - самбо буенча спорт мастеры исеме алу.

Тырышлыгы, үҗәтлеге, көч-куәт, энергиясе ташып торган егет, һичшиксез, максатына ирешми калмас...

Алсу ИДРИСОВА. Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X