Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Баскетболчыларның уңышлары сөендерә

Мәктәп-гимназияләрдә укулар башлану белән, спорт мәктәпләрендә, аларның филиалларында түгәрәкләр эшли башлады. Спорт белән даими шөгыльләнүнең нәтиҗәсе дә күренә.Тәҗрибәле тренерлар Илмар Шәймарданов, Вячеслав Васильев, Александр Белянин, Рафис Нәкыйпов, Айдар Хәкимуллин, Эльмира Минемуллина, Руслан Шәймардановлар кул астында шөгыльләнүче "Зилант" спортмәктәбенең кызлар һәм егетләр җыелма баскетбол командалары октябрь аенда республика күләмендә үткән ярышларда...

Мәктәп-гимназияләрдә укулар башлану белән, спорт мәктәпләрендә, аларның филиалларында түгәрәкләр эшли башлады. Спорт белән даими шөгыльләнүнең нәтиҗәсе дә күренә.Тәҗрибәле тренерлар Илмар Шәймарданов, Вячеслав Васильев, Александр Белянин, Рафис Нәкыйпов, Айдар Хәкимуллин, Эльмира Минемуллина, Руслан Шәймардановлар кул астында шөгыльләнүче "Зилант" спортмәктәбенең кызлар һәм егетләр җыелма баскетбол командалары октябрь аенда республика күләмендә үткән ярышларда призлы урыннарны яулап кайттылар.


1997-1999 елда туган кызлар арасында Питрәчтә Татарстан беренчелеге узды. Анда Аделина Трофимова, Наташа Федотова, Ульяна Александрова, Анна Шакаева, Оксана Андреева, Алина Игнатьева, Нэля Кузнецева, Регина Ишкельдина, Татьяна Степанова (Нырья урта мәктәбе), Энҗе Сабирова, Расина Гайзуллина, Розалия Каюмовалар (А. Булатов исемендәге күппрофильле лицей) уңышлы чыгыш ясады. Үз төркемнәрендәге Балтач, Буа, Спас, Сарман, Азнакай районнары командаларына алар бер тапкыр да җиңелмичә, кызлар ярымфиналга үттеләр. Бу юлы да җиңү алар ягында булды, арчалылырны бирелергә мәҗбүр итеп алар Буа командасы белән финалга чыкты. Уен 23:25 белән көндәшләр файдасына тәмамланды, нәтиҗәдә безнкең җыелма команда мактаулы икенче урынны алды.


Яр Чаллы шәһәрендә 2001 елда туган яшүсмерләр арасында үткән Татарстан беренчелегендә Артур Шәймарданов, Максим Петров, Роберт Дмитриев, Данко Ишпаев, Руслан Зарипов, Әмир Кабаев (А.Булатов исемендәге лицей), Никита Николаев, Раниф Шәрәфиев, Данил Ильин (Кукмара 3 нче урта мәктәп), Гадел Кабиров, Рөстәм Шәйхетдинов, Гадел Зәйнуллиннардан ( Кукмара 4 урта мәктәбе) торган җыелма команда җиңүче булды.

Казанда 2000-2001елгы кызлар командалары арасында Татарстан беренчелеге үтте. Анда Кукмара данын составында Энҗе Галиуллина, Алия Закирова, Регина Михайлова. Адилә Сафина, Адилә Газизова (Кукмара 3 урта мәктәбе), Светлана Павлова, Елена Гаранина, Анна Арсентьева, Аделина Порфирьева, Юлия Иванова, Оксана Исаевалар ( Нырья урта мәктәбе) яклады һәм ярышта 1 урынны яулады.

фото: http://tobolsk.ru/news/128/12999/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU