Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Без - көрәшче халык

    Халкыбызның борынгыдан килгән зур бәйрәме - Сабан туе якынлаша. Ул иң матур йолаларны, традицияләрне үзенә туплаган. Аны зурлар да, кечеләр дә көтеп ала. Шуңа да ул бик кадерле.

    Реклама

    Ничек итеп һәр кешенең йөрәк түренә үтәрлек, тирә-юньгә шатлык таратырлык итеп оештырырга соң бу тантананы? Иң беренче мәйдан буласы урынны сайлап ала белү кирәк. Күп кенә авылларның ел саен бәйрәм итә торган махсус урыннары бар. Гадәттә ул йә болында, йә су буйларында урнашкан була. Бу урын Сабантуйның күрке булган ат чабышын уздырырга да, милли көрәш, йөгерешләр һәм башка кызыклы уеннар оештырырга да уңай булсын. Безнең Зур Кукмара авыл Сабан туе 1950-1960 елларда елга буенда, иркен болынлыкта үтә, халык саны район Сабан туеннан ким булмый иде.
    Әлеге бәйрәм халыктан бүләк, икенче төрле әйткәндә сөлге-яулык җыюдан башлана. Тиешенчә оештырганда, гореф-гадәтләрне саклаганда бик күңелле үтә ул. Элекке чорларда бүләк җыюны Кәрам абый Сәлманов, Шәрәфи абый Кашапов, Гарифҗан һәм Нәби абыйлар матур итеп оештыралар иде. Ул вакытта Зур Кукмараның 9 урамыннан һәм Жилой Рудник авылыннан ике көн сөлге-яулык җыйдылар. Хәзерге вакытта да яшьләр матур йөрми дип әйтеп булмый: берничә гармун һәм баян белән җырлап-биеп йөриләр. Элек һәр өч-дүрт өйнең берендә тукталып, җырлап такмак әйтәләр. Халык шушы бүләк җыюны Сабан туеннан да күңелле була дип канәгать калган: кайберләре өстәл әзерләп куя, һәрбер хуҗалык көченнән килгәнчә бүләген тапшыра, кызыл башлы чиккән сөлгеләр һәм яулыклар күбрәк җыела иде. Хәзер барысы да кибеттән алган чүпрәк-материал бирүгә кайтып калды. Кая китте кызларның чиккән кулъяулыклары, яшь киленнәрнең бизәкле сөлгеләре? Элекке заманнарда кызлар бер-берсеннән яшереп, матурлыгы белән уздырып, бәйрәм өчен махсус чиккәннәр бит.
    Көрәш - Сабан туеның йөзек кашы. Ул мәйдән уртасында оештырыла. Гадәттәгечә бил алышырга балалар чыга. Монда еккан да, егылган да бүләксез калмый. Шулай итеп, кечкенә балалардан зурая-зурая олылар көрәше башлана.
    Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда Зур Кукмара һәм тирә-як авылларда Хөснетдин Садретдинов, Фазлыйәхмәт Нуриев, Минемулла Бәдретдинов, Барый Хөсәенов, Газимҗан Баһаветдинов, Хаҗи Фәйзрахманов, Әгъзам Галимов, Наил Галимҗанов, Мулланур Шәфигуллин, Харис Фәсхетдинов, Райнур Хәернасов, Хәбибулла Кадыров, Рәфәгать Хәмәтгалиев, Нурсил Галиев, Рафаэль Рәхимуллин, Мансур Хисмәтуллин, Мәгъсүм Нуриев, Нурислам Әхмәтгалиев, Хәлил Һидиатуллин, Илдар Хәбибуллин, Азат Кадыров һәм башкалар дан тоткан. Ул елларда баш аркылы ыргыту алымы белән дә көрәштеләр. Зур Кукмарадан Миннегали абый Газизуллинның Туеш бистәсеннән Сәмигулла абыйны (авырлыгы бер центнердан артык) баш аркылы чөйгәнен хәтерлим әле. Сугыш инвалиды, протез аяклы Зиннәтулла Әхмәтгалиев яшь егет Рафаэль Билаловны бу алым белән җиңде, Туештан Фоат Хәсәнов та шундый көрәш күрсәтте. Ул заманында бик күп тәкәләр алды. Зур Кукмара, башка авылларда батыр калды, район Сабан туенда 11 мәртәбә чемпион булды. Ф.Хәсәнов милли бәйрәмебездә ике потлы герне 70 мәртәбә баш өстендә чөеп, аннан соң татар-башкорт көрәшендә батыр калып кайтып китә иде. Баш аркылы көрәшү ысулы хәзерге көндә Мәскәүнең Измайлов паркында үтә торган Сабан туенда кулланыла.
    Элек көрәш мәйданына чыгып язылу өчен чират торасы, башта өч кешене егасы, аннан батырлар исемлегенә языласы иде. Бер үлчәү авырлыгында 40-50 көрәшче язылды, чит авыллардан күп көрәшчеләр килде. Пенәгәр авылыннан (Киров өлкәсе) бер кулсыз көрәшченең (исемен хәтерләмим), протез кулына сөлге бәйләп, икенче кулы белән билдән сөлге белән тотып, шактый гына егетләрне еккалаганын хәтерлим. Кукмара поселогыннан Мөхәррәм Ганиевның бер аягы агач протезлы килеш бик күп көрәшләрдә җиңү яулаганын беләм.
    Ул заманнарда көрәшчеләр бил алышырга нәрсәләр генә киеп чыкмаган: ике катлы ефәк күлмәк, озын халат, хәтта тун киеп көрәшкәннәр. Миннебай абзый хатыны белән көрәш мәйданына кызык итеп халык алдында тамаша кылдылар, хатыны ега иде. Элек нишләптер сөлгеләр булса да, чалбар каешы белән көрәштеләр. Бил алышканда каешлар өзелсә, халык хәйран кала. Авылның абруйлы кешеләре Сабантуйда хөкемдарлык иттеләр: Кәрәм абый Сәлманов, Рәхимулла абый Шәфигуллин, Шәрип абый Садыйков, көрәшче көндәшен күтәреп алып, чистага еккач кына җиңү бирәләр иде. Бер пар 1-2 сәгать бил алышкан чорлар да булды. Хәзерге шикелле хөкемдарлар бер, ике бармак күрсәтеп кенә зур бүләкләр бирелмәде. Тәртип сагында да авылның мөхтәрәм кешеләре торды. Мәйдан эче тарайса, озын таяклар белән җиргә суккалап киңәйттеләр, халык та тыңлады.
    Көрәштән тыш Сабантуй программасы башка уен төрләренә дә бик бай иде: тауга һәм тигезлеккә йөгерү, биеклеккә сикерү, ат чабышы, велоузыш, гер күтәрү һәм башкалар...
    Тауга менү ярышында авылыбызның атказанган терлекчесе, көтүче Хәләфетдин абый Садретдиновның йөгерүе истә калган. Ул тауга турылап түгел, ә кыйгачлап, ак ыштаннарын тезенә кадәр сызганып иң алдан йөгереп менә иде. Ул шактый еллар беренчелекне беркемгә бирмәде. Аннан соң Хәләфетдин абыйны Зур Кукмара егете, беренче разрядлы спортчы Касыйм Шәрифҗанов алыштырды. Ул шулай ук биеклеккә сикерү, тауга йөгерүдә беренчелекне яулады.
    Велоузышта Зөфәр Нәкыйпов, Габделбәр Габдраванов, Зур Кукмарадан Миннәхмәт Рәхмәтуллин һәм башкалар катнашты. 70нче елларда бу спорт төре район Сабан туенда бик популяр иде.
    Тагын авылыбызның данлыклы көрәшчеләренә аерым тукталасы килә. Хөснетдин Садретдинов, Фазлыйәхмәт Нуриев, Минемулла Бәдретдинов, Барый Хөсәенов сугышка кадәр авыллардагы сабантуйларда батыр калганнар. Минемулла Бәдретдинов башка авылда җиңү яулагач, Зур Кукмара авылына кызыл башлы сөлгесен муенына салып керә һәм аны һавага болгый-болгый урамнан уза торган булган. Фазлыйәхмәт Нуриев, Туембаш авылында батыр калгач, авылның иң чибәр, уңган кызы Сәлимә апаны килен итеп алып кайта. Барый Хөсәенов Пенәгәр Сабан туенда бер чыккан килеш 37 кешене рәттән егып батыр кала. Ул шулай ук ат чабышларында да беренчелекне бирми. Сугыштан соңгы елларда Әгъзам Галимов, Мулланур Шәфигуллин бик оста техник алымнар күрсәтеп көрәшәләр: көндәше җирдән кәгазь калынлыгы кадәр күтәрелсә, чиста итеп келәмгә сала. Наил Галимҗановның авылда батыр калганын әле дә булса хәтерлим. Ул армиядә дә, хезмәттәшләре әйтүе буенча, полкта татар егетләре күп булганлыктан, көрәш буенча бил алышканда беренчелекне бирмәгән. Хаҗи Фәйзрахманов 80 яшьтән узгач та, 2010 елда авыл Сабан туенда ветеран көрәшчеләр арасында җиңүче калды. Харис Фәсхетдинов авыл һәм район Сабантуйларында призлы урыннар алып, үзен оста пәһлеван итеп күрсәтте. Рәфәгатъ Хәмәтгалиев - олпат гәүдәле, авыр үлчәүдә көрәште, Янсыбы авыл Сабан туе батыры. Райнур Хәернасов турында газета битләрендә еш телгә алынды. Ул - авыл, Пенәгәр һәм район Сабантуйларында призлы урыннар иясе. Хәбибулла Кадыров авылларда күп еллар рәттән җиңү яулады. Район Сабан туенда да халык аның көрәшен яратып карады. Нурсил Галиев (130 килограмм авырлыкта) белән Хәбибулла (147 килограмм) мәйдан уртасына чыксалар, Сабантуй гөж килә иде. Тамаша кылучы матур көрәшкә хозурланды. Хәлил Һидиатуллин үзе җиңел үлчәүдә бил алышса да, үзеннән шактый гына авыррак пәһлеваннарны екты, үз үлчәү авырлыгында күп тапкырлар чемпион калды, 1971 елда район данын яклады, республикакүләм "Уңыш" җәмгыяте беренчелегендә призлы урын алды. Рафаэль Рәхимуллин - җиңел атлетика буенча спортның 11 төреннән беренче разрядлы спортчы, күп тапкырлар авыл Сабан туенда призлы урын яулый, ә район буенча икенче кала. Физкультура укытучысы Мәгъсүм Нуриев күп тапкырлар авыл Сабан туенда мактаулы урыннар ала, грек-рим көрәше буенча спорт остасы. Илдар Хәбибуллин үз үлчәү авырлыгында (80 килограмм) авыл һәм район Сабан туенда батыр булып танылды, ул республиканың атказанган тренеры. Мансур Хисмәтуллин белән Азат Кадыров та - бик җитез хәрәкәтле, авыл Сабантуйларында матур көрәш күрсәткән пәһлеваннар. Наил Газизуллин - авыл Сабантуйларының абсолют батыры, Нократ Аланы шәһәрендә призлы урын алды. Үзе көрәштән туктагач, аны ике улы алыштырдылар: Рөстәм берничә ел авыл Сабан туе җиңүчесе, Руслан Лаеш урманчылыгында 2-3 ел рәттән авыр үлчәүдә көрәшеп абсолют батыр калды. Нурислам Әхмәгалиев авыл һәм район Сабантуйларында призлы урын алды. 1982 елда Ташкентта уздырылган Сабантуйда баш батыр булды. "Ватаным Татарстан" газетасы язганча, биредә үткәрелгән милли бәйрәмдә 42 мең кеше катнашкан.
    Район Сабан туе турында да берничә фикер әйтәсе килә. Мәйдан уртасында көрәш барган чакта кем белән кем көрәшүен, кайсы авылдан яки районнан булганын ишетеп булмый. Чөнки берүк вакытта һәм шул мәйданда концерт бара. Минем күп кенә район Сабантуйларын күргәнем бар, анда мондый тәртип юк. Көрәшне аерым кеше алып бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: