Трудовая слава
  • Рус Тат
  • Без - финалда

    21 июльдә Шәмәрдән бистәсе стадионында футбол буенча В дивизионының Татарстан беренчелеге зона ярышларының икенче туры үтте. Аңа кадәр Арчада үткән беренче тур ярышларында Арча һәм Саба командалары белән ничьяга уйнап 2 очко туплаган Кукмара командасына Теләчеләр белән уенда техник җиңелү язылды һәм без II турга 5 очко туплап килдек. Шәмәрдәндә...

    Реклама

    21 июльдә Шәмәрдән бистәсе стадионында футбол буенча В дивизионының Татарстан беренчелеге зона ярышларының икенче туры үтте. Аңа кадәр Арчада үткән беренче тур ярышларында Арча һәм Саба командалары белән ничьяга уйнап 2 очко туплаган Кукмара командасына Теләчеләр белән уенда техник җиңелү язылды һәм без II турга 5 очко туплап килдек.
    Шәмәрдәндә безнең егетләр Саба командасын 2:1, Арча командасын 2:0 исәбенә җиңделәр һәм, 6 мөмкинлектән 6 очко җыеп, ТР беренчелеге финалына үттеләр. Уенчыларыбыз А.Низамиев, Р.Низамиев, И.Фазылов (Зур Кукмара), А.Вәлиев (Зур Сәрдек), Р.Садыйков, Д.Гыйззәтуллин, Р.Әхмәтов, И.Миннехуҗин, А.Сәлимгәрәев, Р.Галимов, Р.Гыйльметдинов, М. Гайсин, А.Егоров, Р.Мирасов, А.Вахитов, И.Хаҗиевларга финалда уңышлар телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: