Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Пчеловод авылында 8 Март уңаеннан бәйрәм үткәрелде

Чара җыр-бию, уеннар белән үрелеп барды

Пчеловод авылында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.

Бәйрәмне Югары Чура авыл җирлеге башлыгы Николай Михайлов ачып җибәрде һәм барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлады. Аннан соң тәбрикләү сүләрен район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов, җирлекнең башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Тамара Владимирова, “Карендәшләр” фольклор ансамбле ветераны Валерий Егоровлар җиткерде.

Барлык котлаулардан соң авылның мәдәният йорты мөдире Лариса Александрова бәйрәмнең концерт өлешен башлады. Чара җыр-бию, уеннар белән дәвам итте. Үзешчән артистлар Светлана Тимофеева, Лариса Осипова, Лидия Азина, Зөлфия Азина, Зоя Яковлева, Анна Гатауллиналар, фольклор ансамбльләрнең чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

Бәйрәм рухы чәй өстәле артында да дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев