Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Язгы боз битарафлыкны кичерми

Балаларыгызны елга яннарына, бигрәк тә боз китү вакытында олылар күзәтүеннән башка җибәрмәгез, елга яки буа ачылган мәлдә боз өстендә торуның куркыныч булуы турында кисәтегез


Язгы су ташу вакыты килеп җитә. Март-апрельдә кар күпләп эри башлый, елгалардагы боз көпшәкләнә. Аяк астындагы боз катламы теләсә кайсы вакытта чатнарга мөмкин.

Шуңа күрә язгы ташу вакытында КАТГЫЙ ТЫЕЛА:

- сулык өсләренә чыгу,

- боз киткәндә елга аша чыгу,

- бозлар тыгылган урында елгага якын килү, ишелергә мөмкин булган текә ярда тору,

- күперләрдә, плотина, буаларда җыелып тору,

- боз тыгылган урыннарга якын килү, бозларны ярдан этеп җибәрү, елганың яки башка сулыкның тирәнлеген үлчәү, боз кисәкләре буйлап йөрү, аларга утырып йөзү (балалар еш кына йөзә торган теләсә нәрсәгә һәм хуҗасыз көймәләргә утырырга яраталар).

Ата-аналар! Балаларыгызны елга яннарына, бигрәк тә боз китү вакытында олылар күзәтүеннән башка җибәрмәгез, елга яки буа ачылган мәлдә боз өстендә торуның куркыныч булуы турында кисәтегез. Исегездә тотыгыз: язгы ташу, хәтта  әз генә боз китү чорында бәхетсезлек очраклары  еш кына балалар белән була. Аларга ташу вакытында үзләрен тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз, су янында шаяруны тыегыз, кылануларына ирек бирмәгез.

Сәламәтлегегезне һәм тормышыгызны куркыныч астына куймагыз!

Илмир ХӘБИБРАХМАНОВ,
117нче янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе,
эчке эшләр капитаны

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk