Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вакыт ага айлар, еллар булып

Кара Елга авылында өлкән буын бер-берсе белән очраштылар, яшь вакытларын искә төшерделәр, төрле истәлек-хатирәләр белән уртаклаштылар

Кара Елга авылында “Вакыт ага айлар, еллар булып” дигән бәйрәм уздырылды. Биредә өлкән буын бер-берсе белән очраштылар, яшь вакытларын искә төшерделәр, төрле истәлек-хатирәләр белән уртаклаштылар. Очрашу табын артында җыр-биюләр, уен-ярышлар белән үрелеп барды. Кырык ел буе балаларга белем биргән Марзыя апа Шәрәпованың, Сәрдекбаш урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче Заһид Мөхәммәтҗановның йөрәкләргә үтеп керүче моңлы, матур җырлары, шигырь сөйләргә яратучы Мәгъсүмә апа Мөхәммәтҗанова һәм иң нәни кыз Зәйнәпнең, апалы-сеңелле Резидә Әхкәмова һәм Рәмзия Кәримуллиналарның чыгышлары, китапханәче Илсөяр Корбанова һәм Юныс Юнысовларның баянчылар дуэты, клуб мөдире Нурия Галиеваның бәйрәмне мавыктыргыч итеп алып баруы безнең күңелләргә хуш килде.
Рауза ФӘЙЗУЛЛИНА, Чишмәбаш 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X