Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Утта чыныккан яшьлек!

Утта чыныккан яшьлек... Никадәр сагыш һәм батырлык бу сүзләрдә... Бары яшьлекнең батыр йөрәге генә җиңә алырдай Әфган сугышы...

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.

Мәктәбебез тарихына күз салсак, мәктәбебездән 12 егеткә Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Шуларның 11енә исән-сау туган авылларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Бүген без әлеге, Ватанга тугрылык үрнәге күрсәткән, ир-егетләребез алдына баш иябез, олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларның хәрби бурычка тугрылыгы, каһарманлыгы яшь буын өчен бик матур өлге. Ел да Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән очрашу-сөйләшүләр, мәдәни чаралар бердәмлекне ныгыту, уртак ниятләрне тормышка ашыру максатыннан оештырыла.

Нәкъ шундый чараларның берсе 21 февраль көнне Н.А.Самигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбендә үтте. Үзләренең изге бурычларын әфган җирендә үтәп кайткан батырларыбыз – мәктәбебезне төрле елларда тәмамлаган укучыларыбыз: Галимбиков Нурислам Тимербай улы (Күкшел авылы), Шакирҗанов Рашит Минемулла улы (Туембаш авылы), Вәлиев Фәрит Хашим улы (Туембаш авылы), Сабирҗанов Азат Әскәр улы (Мәмәшир авылы), Аскаров Рәфкат Миннәхмәт улы (Туембаш авылы) укучыларыбыз белән очрашуга килде. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында килә алмаучылар да булды.

11 ел буе атлаган мәктәп сукмакларыннан тагын бер атлау алар өчен бик куанычлы булды. Инде ул вакыттагы мәктәп коридорларына заманча ремонт ясалган булса да, ул һаман шулай ук күңелгә якын. Мәктәп коридорларын бер кат күздән кичергәннән соң, алар актлар залына, Хамидуллин Р.Р. җитәкчелегендә оештырылган бәйрәм кичәсенә юнәлде. Аларны, сәхнә түрендә, барабаннар белән 2 сыйныф укучылары каршы алды, ә 5 сыйныф укучылары “Кичер әнкәй!” дип аталган театралләшкән тамаша белән дәвам итте. Әфганчыларыбыз укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга, чын солдатларча төпле итеп, чын күңелдән җавап бирделәр.

- Сез бит әле бик яшь егет булгансыз, курку хисе бар идеме? – дип сорап куйды бер укучы.

- Әлбәттә, тик кайтырга ярты ел калгач кына барлыкка килде ул, исән калырмынмы, чираттагы операция вакытында, нәкъ теге егет төсле, ятып калмаммы, дип йөрәк сыкрады. Ә хезмәт итүнең башында әле андый уйлар юк, башында без бернидән дә курыкмый идек – диде Рашит абый.

Бәйрәм ахырында, батырларыбызны, Ватанны саклаучылар көне һәм Әфганчылар көне белән котлап, иганәчеләребез Гайнуллин Айрат һәм Сафиуллин Раниф ярдәме белән алынган бүләкләр тапшырылды. Әлбәттә, әфганчыларыбыз да үз чиратында буш кул белән килмәгәннәр, үз куллары белән имзаланган Кукмара районы әфганчылары турындагы, яңа гына табадан төшкән, китапны бүләк иттеләр.

Бәйрәм кичәсе табын артында дәвам итте. Әфганчы батырларыбыз әле бик озак кына таралышмый, үзләренең инде 30 ел гомер үтсә дә, кичә генә кебек тоелган яшьлек елларын искә алды. Әлеге истәлекләр мәктәбебезнең Туган якны өйрәнү муеена аяк баскач тагын да яңарды.

Без сезнең белән горурланабыз, сезнең алда баш иябез. Сез булганда без батырлыкның ни икәнен онытмабыз. Сез яшь буынна тәрбияләүдә зур роль уйныйсыз, сезнең ярдәм белән без балаларда җаваплылык, тәвәкәллек, намуслылык, гаделлек сыйфатларын булдыра алуыбызга ышанабыз!

Башлангыч сыйныф укытучысы Хамидуллина Г.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев