Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда исеме танылган оешма «хәләл» тамгасы белән дуңгыз ите сата

Предприятиенең «хәләл» тамгасы белән сатыла торган сосиска һәм казылыкларында дуңгыз ите табылган.

«Царицыно» ит комбинатын кулланучыларны алдаган өчен 100 мең сум күләмендә штрафка тартканнар. Моңа предприятиенең «хәләл» тамгасы белән сатыла торган сосиска һәм казылыкларында дуңгыз ите табылуы сәбәп булган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте Роспотребнадзорның Мәскәү шәһәре буенча Көньяк административ округындагы территориаль бүлегенә юлланган хатка сылтама ясап хәбәр итә.

Бу «Царицыно» ААҖнең «хәләл» продукциясендә дуңгыз ите табылуга бәйле беренче генә очрак түгел. Физик затларның инициативасы һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе тарафыннан үткәрелгән лаборатор тикшеренүләр һәм экспертизалар нәтиҗәсендә моңа кадәр дә «Царицыно» ит комбинаты җитештергән казылыкларда дуңгыз ите табылган.

«Царицыно» ААҖ «Хәләл» стандарты буенча продукция җитештерүгә сертификатны Динар Садыйков (Казан шәһәре) җитәкләгән «Хәләл» аудит һәм контрольлек итү үзәге» ҖЧҖ шәхси коммерция фирмасыннан алган. Әлеге оешма бер генә Диния нәзарәтенә дә карамый», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X