Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Татар радиосы» ди-джее Рамил Шәрәфиевның югалган сеңлесе кайда булган?

«Татар радиосы» алып баручысы Рамил Шәрәфиевның сеңлесе югалуы күпләрне борчыды. Ниһаять, Илүзәнең табылуы хакында мәгълүмат пәйда булды. Әлеге хәл турында тулырак Рамил «Матбугат.ру» хәбәрчесенә үзе сөйләде:

“Илүзә 16 июль көнне, көндәгечә, әбисеннән сорап, кич чыгып керә. Сәгать 9ларда кайта. Ләкин берничә сәгатьтән тәрәзә аша чыгып, өйдән кача. Ә әбисенә түбәндәге СМСны юллый: “Әби, мин дус кызым белән бик каты кычкырыштым. Өйгә кайтырга куркам, гафу ит”.

Бу хәбәрне алгач та, әбисе Илүзәгә шалтырата, ләкин телефоны сүнгән булуы ачыклана. Шуннан соң бар халык аякка бастырыла: туганнар, авылдашлар, полиция һәм башкалар.

“Авыл тирәсен эзләү, номер аша билгеләү нәтиҗә китерми, - ди Рамил. - Шулай төгәл 1 тәүлек вакыт уза. 18 июль көнне иртән, елап, үксеп беткән әнием янына укытучы килә (Рамилнең әнисе – Илүзәнең дәү әнисе). Сөйләшеп утыралар. Әни район үзәгенә китә. Ә бу апа нидер сизгән кебек, яңадан безнең өйгә кереп, печәнлеккә менә - ә анда Илүзә утыра”.

Кызны шунда ук алып төшәләр, ашаталар, тынычландыралар. Һәм кичкә кадәр ОВДда сорау эшләре алып баралар.

 

Бу хәлдән соң бәлки өендә низаг булгандыр дип уйлаучылар да була. Рамил андыйлар өчен: “Илүзә Яңа Кенәр урта мәктәбендә 4-5 билгеләренә генә укый, әбисе белән беркайчан да сүзгә килми, әйткәнне тыңлый, тыйнак”, - диде.

Рамил: “Ни өчен чыгып киттең”, - дигәч, сеңлесе моңсу гына күз яшен тамызып, “Белмим” дигән.

Илүзә үзе бу адымын юньләп аңлата алмый икән. Психолог сүзе буенча, 13-15 яшьтә киң таралган күренешләрнең берсе – нәкъ менә өйдән качу. Еш кына җитди сәбәбләрнен берсе – ул игътибар җитмәү. Матди түгел, ә рухи яктан терәк булу кирәк. Телефон алып бирү, акча белән тәэмин итеп тору, сораганын алу - ул игътибар түгел. Бала белән күбрәк сөйләшергә, серләрен бүлешергә, тыңларга, киңәш бирергә, чын мәгънәсендә дус булырга кирәк. 

“Артыгын сорамадым да. Тынычлансын. Иң мөһиме исән-сау табылды. Борчылырга мәҗбүр итсә дә, ахыры хәерле. Барлык эзләү процессына өлеше кергән кешеләр каршында башымны иям. Андый танышларым булу белән горурланам”, - ди Рамил “Матбугат.ру” хәбәрчесенә.

http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/tatar-radiosy-di-dzhee-ramil-shrfievny-yugalgan-selese-kayda-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X