Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сабантуй җирендә төзәкләндерү эшләре дәвам итә

Сабантуй җире янындагы плотина да ташландык хәлдә иде, бүгенге көндә анда ремонт эшләре ахырына якынлаша.

- Сабантуй мәйданы үткән ел зур үзгәрешләр кичерде. Белгәнебезчә, анда төзекләндерү эшләре әле төгәлләнмәде.

- Сабантуй – татар халкының иң зур бәйрәме. Ул үткәрелә торган мәйдан - бик күп кунаклар кабул итә торган урыннарның берсе. Чөнки читтә яшәүче якташларыбыз да туган якларын сагынып, Сабантуйга дип кайталар, күрше-тирә төбәкләрдән дә кешеләр килә. Шуңа күрә ул җыештырылмаган, каралмаган хәлдә булырга тиеш түгел, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. - Әлеге мәйданны төзекләндерүгә бүленгән финанслар турында халыкта төрле сүзләр, имеш-мимешләр дә йөри. Дөрес аңларга кирәк, Президентыбыз барлык өлкәләрне үстерү өчен дә мөмкинлекләр бирә, һәм алар урынлы файдаланырга тиеш. Сабантуй җирен рәткә китерү өчен район башлыгы Сергей Димитриев Президенттан аерым ярдәм сорады. Чөнки район бюджеты ул кадәр чыгымнарны күтәрә алмас иде. Һәм үткән ел планлаштырылган эшләрнең бер өлеше башкарылды. Киләчәктә бу Сабантуй җире генә түгел, ә шәһәр халкының көндәлек ял итү урыны булыр дип уйланыла, һәм теләге булган һәркем, бирегә балалары, якыннары белән килеп, буш вакытын үткәрә алачак.

Сабантуй җире янындагы плотина да ташландык хәлдә иде, бүгенге көндә анда ремонт эшләре ахырына якынлаша. Ул хәзер яңа төсмер алды. Һәр кешенең дә чит илләргә, җылы якларга барып ял итү мөмкинлеге юк, шуңа күрә мондый уңайлыкларны үзебездә булдырырга кирәк. Буаның ярлары рәтләнде, ком алып кайтып салынды, су җыелды. Алга таба ул барлык шартларга туры китереп эшләнеп бетәчәк, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән сакчылары, коткару хезмәте булачак. Киләчәккә планнар тагын да зур: әйтик, ял итәргә дип ерактан килүчеләр өчен - кунак йортлары, кешеләргә сәламәтлекләрен ныгыту өчен үзәк булдырырга дигән фикерләр дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk