Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Район үзәк дәваханәсенә интраназаль Covid-19 вакцинациясе өчен насадкалар кайтты

Вакцинация гражданнарның ирекле ризалыгы белән, табиб тикшерүе узганнан соң, поликлиниканың 223нче кабинетында тиешле документларны тутыргач үткәрелә.

Район үзәк дәваханәсенә интраназаль Covid-19 вакцинациясе өчен насадкалар кайтты. Бу хакта дәваханәнең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Дәваханәгә “Гам-Ковид-Вак” (СпутникV) вакцинасын интраназаль кертү өчен спрей-насадкалар кайтты. Бу - вакцинацияләүнең яңа ысулы. Интраназаль вакцинация өчен мондый сиптергечләрне алдан дезинфекцияләп, чистарткан һәм стерилизация ясаганнан соң куллану рөхсәт ителә», -дип сөйләде район үзәк дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Илназ Фәйзуллин.

Вакцинация гражданнарның ирекле ризалыгы белән, табиб тикшерүе узганнан соң, поликлиниканың 223нче кабинетында тиешле документларны тутыргач үткәрелә.
Вакцинацияне ике этапта уздыралар: башта 0,5 миллилитр дозада I компонент, аннары 3 атнадан соң 0,5 миллилитр дозада II компонент. Препарат кертелгәнче, пациентка бер-бер артлы борын юлларын каплап сулыш алуны, чистартуны сорыйлар. Интраназаль ысул белән вакцинаны дозалаучы җайланма - сиптергеч ярдәмендә сулыш алган вакытта бер борын тишегенә кертәләр, ул вакытта икенче ягын каплап торалар.

Вакцина ясалганнан соң, пациентка ике сәгать төчкерүдән һәм борынны читартудан, шулай ук тәмәке тарту, ризык һәм сыеклык кулланудан тыелып торырга киңәш ителә.

Коронавируска каршыеренче тапкыр прививка ясатырга килгән пациентларга вакцинаның нәтиҗәсе зуррак булсын өчен парентераль рәвештә җилкәгә кадарга кирәк, ревакцинациягә килүчеләргә беренче компонентны - парентераль, ә икенче компонентны интраназаль юл белән алырга мөмкин.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев