Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм ил тынычлыгы өчен көрәштә һәлак булган солдатларның балалары өчен ватрушкада шуу оештырды

Балалар башта рәхәтләнеп таудан шудылар, аннары тәмле пицца белән тәмләп чәй эчтеләр.

«Ворошилов» иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Эльмира Гарәфетдинова махсус хәрби операциядә катнашучы һәм ил тынычлыгы өчен көрәштә яу кырында башларын салган батыр солдатларның балалары өчен «Бакыр тау»да ватрушкада шуу оештырды.

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм ил тынычлыгы өчен көрәштә һәлак булган солдатларның балалары өчен ватрушкада шуу оештырды

«Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мин үзебезнең батыр солдатларыбызның балаларына бәйрәм, күңелле ял ясарга булдым. Һәм менә без шундый матур табигать кочагына җыелдык. Балалар бик сөенделәр, аларның йөзләре балкып тора, рәхәтләнеп шудылар. Ил-көннәребезгә тынычлык урнашып, солдатларыбыз туган якларга исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде», — диде Эльмира Гарәфетдинова.

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм ил тынычлыгы өчен көрәштә һәлак булган солдатларның балалары өчен ватрушкада шуу оештырды

Районның социаль координаторы, ире махсус хәрби операциядә һәлак булган, өч бала әнисе Гөлзия Хисмәтуллина да тау шуарга улы Ибраһим белән килгән иде.

«Бу чара балаларны бергә җыю, аларны таныштыру өчен оештырылган кечкенә генә гаилә бәйрәме кебек. Монда солдатларның әниләре, хатыннары да бар. Без үзара сөйләшәбез, кичерешләр белән уртаклашабыз. Кайбер кешеләр якын кешеләрен югалтуны бик авыр кичерә, ә без монда үзара аралашабыз, бер-беребезне юатырдай сүзләр табабыз. Тиздән яз, җәй. Очрашырга ул вакытта да сәбәп табылыр, балаларны алга таба да шулай бергә җыя алырбыз дип уйлыйм. Ә улым исә бик актив бала. Ул „Татарстан чаңгысы-2024“, Поч. Кучукта Әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән чаңгы ярышларында катнашып өченче урынга лаек булды», — диде ул.

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм ил тынычлыгы өчен көрәштә һәлак булган солдатларның балалары өчен ватрушкада шуу оештырды

Балаларның да күңелләре күтәренке иде.

«Мин монда соңгы тапкыр Яңа ел каникулларында булган идем. Бүген тагын барыбыз бергә очрашу өчен сәбәп булды. Ватрушкада шуу ошады, барысы да шәп, оештыручыларга рәхмәт. Әти бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында. Мөмкинлеге булганда яза, шалтырата, без аның өчен борчылып торабыз», — диде Алия Кузьмина.

Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм ил тынычлыгы өчен көрәштә һәлак булган солдатларның балалары өчен ватрушкада шуу оештырды

Айзат Мостафин тауга әнисе һәм энесе белән килгән.

«Мәктәптән кайттым да, тау шуарга ашыктым. Монда бик күңелле. Ватрушкадан тыш, мин әле сноубордта та шуарга яратам», — дип уртаклашты ул.

Балалар башта рәхәтләнеп таудан шудылар, аннары тәмле пицца белән тәмләп чәй эчтеләр.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев