Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Рамил Әхмәтов: Тупны күрүгә, ул минеке икәнен аңладым

Спорт сөючеләргә, бигрәк тә футболны үз итүчеләргә Рамил Әхмәтовның исеме яхшы таныш. Рамил – Кукмара егете, “Степан Разин” футбол командасының дирижеры, алыштыргысыз уенчысы, “Интер” Бөтенроссия академиясенең Кукмара филиалы тренеры. Бүгенге сөйләшүебез дә нәкъ менә футбол турында.

- Рамил, белемең буенча син - ветеринария табибы. Ә үзең балачактан бирле футболдан башка яши алмыйсың. Сүзне беренче түгәрәк, беренче тренер, беренче уңышлардан башлыйк әле.

- Футбол белән танышу мәктәп эскәмиясеннән, 6-7 яшьләрдә башланды: тупны күрүгә үк,  ул минеке икәнен аңлап алдым. Кемнәргәдер кунакка баргач, телевизордан караган ярыш та моңа зур этәргеч ясады. Ул көнне ачык стадионда Мәскәүнең “Спартак” командасы уйный  иде. Мин уенга гына түгел, гомерлеккә спартаклылар киемендәге кызыллы-аклы ромбка да гашыйк булдым. Дәресләрдән соң мәктәптә туп тибәргә кала башладык, ишегалдында үз яшьтәшләремне җыеп, аларны командаларга бүлеп, җәй көне кирпечтән, кышларын кар көртеннән капкалар ясап уйнадык. Футбол, көннән-көн кызыксындырып, күңелемә ныграк үтеп керде. Мәктәптәге бердәнбер футбол түгәрәген укытучы Хәйдәр абый Төхвәтуллин алып бара иде. СССР таркалганнан соң авыр чорлар: уйнар өчен стадион, туплар юк, киемне әйтмим дә инде. Күнегүләр сыйныфлар арасында үтә. Беренче сыйныфта укыганда ук зурракларның түгәрәгенә йөрергә тырыштым, чөнки бу очракта елга бер тапкыр булса да ярышта катнашырга була. Тренер минем омтылышымны, талантымны күрде. Кечкенә генә булсам да, елгыр, хәрәкәтчән идем шул. Экраннан бара торган бер генә ярышны да калдырмадым дияргә мөмкин. Кумирларымны карап, сак өлешендә, кыр уртасында һәм һөҗүм иткәндә ничек уйнарга кирәклеген, команда уены элементларының төп өлешләрен өйрәнә идем. Кайсы очракта миңа нишлисе икәнен аңлый башладым. Һәм футболда синең буең, авырлыгың роль уйнамавын, ә иң мөһиме – үз талантыңнан файдалану теләге зур булырга тиешлеген аңладым. Өченче сыйныфта укыганда миннән берничә яшькә зурракларның мәктәп җыелма командасы составында Нократ Аланы шәһәрендә үткән ярышта иң кечкенәсе идем. Шулай булса да, иң яхшы уенчы дип, 500 сум күләмендә приз бирделәр: хәлиткеч матчта почмактан бирелгән тупны баш белән капкага керттем. Дөрес, аннан соң башым озак вакыт авыртты әле.

Янил көллиятен кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, өйдәгеләр мин ветеринария табибы булырга тиеш, дигән карар кабул иттеләр. Казанга укырга кердем. Андагы җыелма команда составында чит ил гражданнары, хәтта Африка студентлары да бар иде. Әмма команда капитаны уйнаганымны ошатса да, чит ил кешесе булмаганлыктан, төп составка керә алмаячагымны әйтте. Әлбәттә, аның сүзләре күңелемә тиде, һәм мин бу чакыруны көндәшлекле мохитнең  һәм көрәшнең яңа этабы буларак кабул иттем. Аңа  телевизордан спорт йолдызларын гына түгел, “кара” эшне башкаручыларны да күзәтүем ярдәм итте. “Спартак”ның ул чордагы Юрий Никифоров, Дмитрий Хлестов, Виктор Онопколар, “оборона”да уйнаганда һәрвакыт һөҗүмгә күчеп, аны төгәл удар белән тәмамлый иделәр. Шулай итеп... барыбер академиянең җыелма командасы составына кердем һәм уку йортлары арасында үткән төрле ярышларда зур тәҗрибә тупладым. Диплом алып Кукмарага кайткач, данлыклы “Степан Разин” командасын төзедек, шул чорда миңа “Рома-футболист” кушаматы ябышып калды.
 
- Ә синең профессиональ футболчы булу мөмкинлегең бар идеме? Булса, ни өчен килеп чыкмады? 

-  Бар иде, әмма монда башкасы мөһим. Яшь футболчы әлеге максатка һәм бу хыялга ирешү өчен, аны кечкенәдән үк аңларга һәм мөмкинлек өчен ныгытып ябышырга, көрәшергә тиеш. Ул гына түгел, тренеры, гаиләсе, якын тирәдәгеләре дә. Мин 90нчы елларда үстем, һәм профессиональ футбол турында сүз дә булмады. Булган очракта да аңламаслар, ышанмаслар иде. Әгәр дә үз максатыңа ирешү өчен озак һәм нык итеп күнегүләр ясасаң, бер матур көндә тормышың 360 градуска борылырга мөмкин дип, беркем дә аңлатмады безгә. Бүген мин моны үземнең кул астындагы малайларга хыялыңа ышанырга, әти-әниеңне, әйләнә-тирәңне хыяллар белән “зарарларга”, һәр турнирда үзеңә һәм тренерыңа аның тормышка ашачагына бер генә секундка да шикләнмәячәгеңне расларга кирәк, дип сөйлим. Аллаһы Тәгалә бар, һәм ул, һичшиксез, һәркемне  хезмәте һәм үз көченә ышануы өчен бүләкләячәк. Әти-әни бала белән кара-каршы утырып, аның белән ихластан сөйләшергә тиеш. Әти-әнием мине әле көллияткә, әле институтка озатты. Әмма чын спортчы, футболчы буларак берәү дә ышанмады. Ә минем күңелем кисәкләргә бүленде, футболда калып, ким дигәндә физкультура укытучысы буласым килде. 
 
- Ә кайсы мизгелдә футбол буенча тренерлыкка карар кылдың? “Интер” белән ничек таныштың? 

-  Футболны ташлау уе миндә беркайчан да булмады, киресенчә, елдан-ел энергия, тәҗрибә туплануын тойдым, баш миенең төрле почмакларына белем тупладым. Аларны берәр кайда кулланмасам, “ташып” чыгачагын сиздем. Әйткәнемчә, тренер булмасам да, физкультура укытучысы булырга тиешлегемне тирәнрәк аңладым. Танышуга килсәк... Самара шәһәрендәге академия җитәкчесе Антон Гладышевтан очраклы шалтырату булды. Төзелеш материаллары кибетендәге гадәти эш көнем иде ул. Һәм бу әңгәмә  язмышымны хәл итте. Антон түгәрәк ачу буенча мәктәп белән килешү барлыгын, тренер кирәклеген әйтте, ә мин бу вакыйганы язмыш бүләге дип кабул иттем һәм мәктәпкә күнегүләр турында килешергә йөгердем. Тик... миңа шунда ук урамга төртеп күрсәттеләр. Стадионда кар эрүгә рәхим итегез, ә спорт залы вакыты инде бүленгән, диделәр. Бу дулкынландыргыч мизгелләрне, үсеп чыккан канатларымны берничә секунд эчендә бер җөмлә белән юкка чыгардылар. Өч-дүрт ай көтәргә әзер түгел идем. Күңелем үзем укыган 4нче урта мәктәпкә алып барды. Директорга кереп, хәлне аңлаттым. Ул шунда ук җавап бирмәсә дә, “педсовет”та бу турыда сүз кузгаткан. Сыйныф җитәкчем Гөлнара Саттаровага рәхмәт, шул вакытта торып басып, спорт буенча уңышларымны сөйләгән. Уңай җавап алдым, һәм сыйныф җитәкчем беренче күнегүгә дә килде. Шушы еллар эчендә минем нәкъ менә шушы формада спорт залында басып торачагымны ул инде күптән күзаллаганын әйтте. Һәм мин – ир-ат, балалар тренеры – хис-тойгыларымны тоткарлап кала алмадым. Тренерлар бүлмәсенә кереп, ничә елымны әрәм итеп, хыялыма күпмедер күләмдә хыянәт итеп яшәгәнемне, әмма аны тормышка ашырганымны аңлап, өстәл артына утырып еладым. Мин хәзер эшемә җырлап барам. 
 
- Рамил, бүгенге көндә Кукмарадагы “Интер” футбол түгәрәгенә ничә бала йөри, уңышлар бармы әле?

- “Рубин”ның данлыклы тренеры Курбан Бердыев укуларында универсализм идеясен “йоктырдым”. Шуңа күрә академиянең Кукмарадагы филиалында берьюлы өч тренер (Айрат Вәлиев, Илшат Кадыйров һәм мин) эшли. Өчебез дә төрле яшьтәгеләрнең һәр күнегүендә катнаша. Чөнки футболчының һәр тренердан да берәр нәрсә алу мөмкинлеге зур. Электән үк  Еврокубок матчлары соң башланып, төнлә утырырга туры килсә дә, Пятницкий, Цымбаларь, Черчесов кебек мэтрларның уйнаганын карамый булдыра алмадым. Чемпионнар лигасы гимны миндә каз тәннәре чыгара иде. Хәзер дә үз иптәшләремә һәм күнегүләргә килгән малайларга күренекле осталар сезнең позицияләрдә ничек уйнаганын карагыз, дим. Бу универсаль сыйфатлар үсешенә ярдәм итә. Футбол кырында идеяле, фантазияләргә бай булырга, капкачы, сакчы, ярымсакчы һәм һөҗүмче буларак уйларга кирәк. Без малайлар өчен дисциплинаны беренче планга куябыз. Ике девиз бар: команда бердәмлеге һәм бер-береңә хөрмәт. Балалар белән футбол турында гына түгел, шәхси тормыш турында да сөйләшергә, дус, остаз, ярдәмче булырга тырышам. 38 яшемдә булсам да, мин һаман да укуда, эзләнүдә әле. “Олимп” спорт мәктәбенә хоккей буенча тренер Илдар Ганиев янына барып, тренер белән  әти-әниләрнең, тренер белән хоккейчыларның, тренер белән җитәкчеләрнең үзара мөнәсәбәтен өйрәнәм. “Рубин” футбол командасы семинарларына йөрим, оялмыйм, сорыйм.

Без бүгенге көндә “Барс Арена” спорткомплексында, өч тренерда 100 бала  шөгыльләнә. “Интер”ның Кукмарада оешканына апрель аенда өч ел була. Балаларга ярыш процессы бик җитмәгәнлектән, академиядә даими рәвештә традицион, масштаблы турнирлар уздырыла. Ярышларда даими катнашып, бала тизрәк үсә. 

Уңышларга килсәк, шөкер, алар бар. Бүген даими турнирларга тукталып тормыйча, өч яшь футболчыбыз турында сөйләп китәргә телим. Академия ачылганга бер ел үткәч, Казаннан шалтыратып: “Ярышларда тренер кулы сизелә, сезнең талантлы балаларыгыз бармы, күрсәтегез әле?!” - дип сорадылар.  2013 елда туган Данияр Бариев – лидер, командабызның баш мие, 2014 елгы Алмаз Гавриловның кушаматы  - “Кукмара ракетасы”. Икесе дә,  “Союз”ның җыелма  командаларында Казанда да, Самарада да чыгыш ясадылар. Алар, атнага бер тапкыр барып, “Рубин” яшьләр клубында шөгыльләнәләр. Җәй көне “Рубин”дагы талантлы балалар өчен эшләячәк лагерьга чакырулы. Димәк, әлеге командада калу мөмкинлеге дә зур. 

Югары Чура авылыннан 2010 елгы Роман Дмитриев бер ел инде Казандагы “МШК” клубында шөгыльләнә. Мәскәүдән килгән Анатолий Мостров дигән тренер аны бер күрүдә үзенә чакырды. Безнең эшебезгә бәя бит бу! Шушы өч егетебезнең исемен онытмагыз. Аларны профессиональ тренерлар күрә белгәннәр икән, димәк, безнең хезмәтебез дә, кайберәүләр фикер йөртүенчә, тиккә туп тибүгә кайтып калмый. 

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев