Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике бертуган бала янгында һәлак булган

Балалар өйдә бикләнеп калган

Татарстанда бертуган ике бала янгында һәлак булган. Аларны өйдә бикләп калдырган булганнар, дип хәбәр итә "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсе.

"Кукмара районы Яңа  Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген 10.11дә 112 номерына килеп иреште", - дигәннәр министрлыкта.

Ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.

Хатын-кызны күршеләре алып киткән һәм коткарырга өлгергән. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk