Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бертуган ике бала һәлак булган янгын фотосы чыкты

Өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән булган

Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында бертуган ике бала һәлак булган янгын фотосы чыкты. 

"Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсендә хәбәр иткәнчә, Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген 10.11 сәгатьтә 112 номерына килгән.

Соңрак ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.

Хатын-кызны күршеләре алып чыгып коткарган. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.  Өч һәм алты яшьлек ике малай янгында һәлак булган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X