Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кеше хәлен кеше белми

Бу адымга барырга ничекләр йөрәгең җитте?!

Тормыш арбасына җигелеп, барысы да тәртиптә булсын дип яшәп, кызлары өчен тырышып йөргән Рәсүлә бу якты дөньяда юк инде. 

Миңа аның белән Кәркәүч мәктәбендә дүрт ел укырга насыйп булды. Шул елларның мизгелләре күз алдыннан үтә: укытучыга җавап бирүләр, бакчада эшләүләр. Ул тыйнак кына, кызурак сөйләшүче, иптәшләре белән низагка кермәүче кыз булып истә калган.

Кәркәүч сигезьеллык мәктәбен укып бетергәнгә кырык ел тулуны бергәләп билгеләп үттек. Без сыйныфта 37 бала укыдык, җидебез инде бу якты дөньядан китеп барды. Шул исәптән Рәсүлә сыйныфташыбыз да... Ул ярты гомерен 6нчы тегү фабрикасына багышлады, көнне-төнгә ялгап эшләде.

Рәсүлә, синең белән очрашканда миңа иң яшерен серләреңне сөйли идең. Күрешмәгәнгә шактый вакыт үткәч, ачы хәбәрне ишеттем. Нигә шулай эшләдең соң? Бу адымга барырга ничекләр йөрәгең җитте?! Авыруың белән ахырга хәтле көрәшергә иде, дускай...

...2017 ел, Җиңү көне. Өеңне чиста итеп җыештырып, бәйрәмгә барам, дип чыгып китеп, поезд астына кергәнсең...

Син яшәешне яратучыларның берсе идең. Тормыш иптәшеңне очраткач, ул: “Рәсүләне оныта алмыйм”, - дип өзгәләнде. Сез сикәлтәле гомер юлында шатлыкларны да, кайгыларны да бергәләп кичердегез. Үзәгеңә үтеп, түзеп тә булмастай авыру белән яшәве бик авыр, шуңа да син моннан тизрәк котылу юлын тапкансың. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, дип юкка әйтмиләр бит.

Исән булсаң, сентябрь аенда сиңа 65 яшь тулыр иде. Әлеге язмам балаларыңның, туганнарыңның һәм дусларыңның сине сагынып искә алулары булып ирешсә иде.

Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk