Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Балаларны һәм оныклары янәшәсендә бәхетле

Аерылганнан соң балалар әтиләре янына күчте...

Аерылышу, гаиләдәге мөнәсәбәтләр белән хәзер беркемне дә шаккатырып булмый. Аерылганнан соң хатыны исән килеш тә балалары үзе белән калган ир турында язасым килә.

Валерий Алексеевны 60 ел буе – туган ягым Сәрдәүч авылында яшәгән чактан ук беләм. Аңа аерым игътибар биргәнем булмады: башкалар кебек үк яши иде. Ләкин ул 20 ел элек хатыныннан аерылды. Гаиләдә дүрт бала: ике кыз һәм ике малай үсә иде. 10 яшь тулгач, алар барысы да әтиләре янына яшәргә күчте. Укуларын Лубян урта мәктәбендә, аннан Лубян урман-техник көллиятендә дәвам иттеләр. Армия хезмәтеннән соң олы улы Павел Лубяндагы янгынга каршы аерым постка эшкә урнашты.

Валерий Алексеев гомер буе Лубян урман-техник көллиятендә шофер булып хезмәт куйды. Лаеклы ялда булуына карамастан, хәзер дә эшләвен дәвам итә. Ул – әдәпле, гадел, хезмәт сөючән кеше. Өендә һәрвакыт чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, ишегалдында вак терлекләр йөри. Балалар өчен җаваплылык – аның өчен иң мөһиме.

Кызлары инде тормышка чыкты, әтиләре янына балалары белән кунакка кайталар. Ә Валерий алар өчен – әни дә, әти дә, бабай да, әби дә. Аларга йомыш белән кергән көнне өй хуҗасы балаларын һәм оныкларын яңа пешкән уха белән сыйлый иде. Аның бәхетле булуы йөзеннән үк күренеп тора.

Гөлнара ЗАКИРОВА, Лубян
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk