Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казакларда - нурлы бәйрәм

Әй, бу гомер дигәнең... ни арада узган да киткән соң? Әле генә япь-яшь кызлар болынлыкка кичке уенга төшеп бара идек бит. Ни арада әни булганбыз да, ни арада әби булганбыз соң? Клуб мөдире Дания "Әниләр бәйрәме"нә чакырып килгәч, мизгел эчендә гомер юлым - мәрхүм ирем, шөкер, исән-сау балаларым, оныкларым күз...

Әй, бу гомер дигәнең... ни арада узган да киткән соң? Әле генә япь-яшь кызлар болынлыкка кичке уенга төшеп бара идек бит. Ни арада әни булганбыз да, ни арада әби булганбыз соң? Клуб мөдире Дания "Әниләр бәйрәме"нә чакырып килгәч, мизгел эчендә гомер юлым - мәрхүм ирем, шөкер, исән-сау балаларым, оныкларым күз алдымнан үтте. Кара әле, мин әйтәм, үзем әни, үзем әби, үзем дәү әни икәнмен бит, ә йөрәк гел яшь килеш кала шул, кайчакта куркытып алса да...

Кичә буласы көнне никтер дулкынланып көттем, анда барасы әниләрне барлап чыктым, ә менә клуб ишеген ачып, эчкә узуга бар борчылуларым юкка чыкты. Күр әле, "Әниләр бәйрәме" никадәр халыкны бирегә җыйган.

Моңлы көй агымы, Зөлфия укыган шигъри юллар, әйтерсең лә, безне яңа гына әни булган вакытка кайтарды. Оялып кына утырган Хәдичә, Миннерауза, Сәлимә, Гыйлембикә, Газимә, Разыя, Рәшидә, Нәсимә (үзем) сәхнә түрендә урын алуыбызны сизми дә калдык. Һәрберебезнең язмышы, тормышы бүгенге яшьләр өчен гыйбрәт тә, үрнәк тә булырлык. Кара әле син бу Данияне, барыбызны барлап, уртак язмышлыларны бер түгәрәккә җыйган. Тормышның иң матур чагында пар канатыңны югалту, чәчәк кебек балаларыңны соңгы юлга озату, 35-40 ел каената-каенана белән бергә килешеп гомер итү, иреңнең апасы белән 45 ел аңлашып яшәү, колхоз- фермаларда "таякка" эшләү, яңгыр дими, буран дими гәҗит-журнал өләшү, шул арада, шөкер, акыллы балалар тәрбияләү. Килгән авырлыкны сабырлык белән һәм бары тик Ходайга сыенып кына җиңеп була. Боларның барысын үзенә җыеп, балаларга җиткерүче "әни йомгагы" икәнлеген шушы матур кичә ачты да салды.

Безне бәйрәм белән котларга район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев килгән, Казаннан җырчы Нурислам Исмәгыйлев кайткан. Тормышында зур авырлыклар күргән Зур Сәрдектән Резидә Гәрәева үзенең шигырьләренә иҗат ителгән җырларын бүләк итте. Балыклыдан Дәрис, Олыяздан Фирдәүсә белән Зөлфия, үзебезнекеләр - Кәримулла, Илзия, Дания, Рәхилә, Илгиз берсеннән-берсе моңлы җырлары белән сөендерделәр, ә Разыяның оныгы Ирек җырлаганда күзләрдән мөлдерәмә шатлык яшьләре тәгәрәде. Рәшитнең оныкчыгы Айзилә матур биюләре белән күбәләктәй сәхнәдә бөтерелгәндә, аңа кушылып китәрдәй булып утырдык. Район балалар сәнгать мәктәбе директоры Дамир Рафиков үз эшенең остасы икән.

Чәй табыны артында "Оештырса, шәп итеп оештыра ул Дания", - дип гапләшеп тә алдык әле.Чыннан да, затлы да, моңлы да, нурлы да булды бу "Әниләр бәйрәме".

Нәсимә ФӘХРЕТДИНОВА, Югары Казаклар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X