Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ландыш Нигъмәтҗанова: минем өчен Фәрит – идеаль кеше

Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез. - Ландыш, өч бала әнисе булу ничегрәк? - Ничек дип... Хатын-кыз бала табарга тиеш. Без бит үзебез өчен яшәмибез. Балалар өчен яшибез. Мин өч балалы гаиләдә үскәнгә, үземнең дә өч балам булуын теләдем. Менә шулай бер-бер артлы таптым. Әнвәргә - 5...

Танылган җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез.

- Ландыш, өч бала әнисе булу ничегрәк?

- Ничек дип... Хатын-кыз бала табарга тиеш. Без бит үзебез өчен яшәмибез. Балалар өчен яшибез. Мин өч балалы гаиләдә үскәнгә, үземнең дә өч балам булуын теләдем. Менә шулай бер-бер артлы таптым. Әнвәргә - 5 яшь, Ләйләгә - 1 яшь ярым, Гомәргә 5 ай булды.

- Гомәр туып, бер атна узгач, сине янә сәхнәдә күрдек. Фигураң бер дә үзгәрмәгән...

- Балаларымның өчесен дә әйбәт йөрттем. Ни дисәң дә, йөкле вакытта хәрәкәтләнү кирәк.

- Балаларны кем карый? Нянягыз бармы?

- Бөтенебез дә карый. Нянябыз да бар. Мин Казанга укырга кергәндә үк әти-әнием белән күченеп килгән идек. Әти-әнием һәрчак яныбызда.

- Балаларыгызның фотоларын беркайда да күргән булмады. Шулай да, улың Әнвәрнең коеп куйган әтисе икәнлеген ишетеп беләм.

- Күз тиюдән куркам. Интернетка бөтенләй куймыйбыз. Куйган очракта да, йөзләрен күрсәтмичә генә. Шуны әйтә алам: алар барысы да Фәриткә охшаган.

- Фәрит һаман шул урында эшлиме? Яңадан сәхнәгә әйләнеп кайтасы килмиме?

- Әйе, шунда ук - Казан медицина җиһазлары заводында. Иҗаттан китте инде.

- Беренче хатынының балалары белән аралашамы?

- Әлбәттә!

- Алимент түлиме?

- Түли.

- Заманында сине кыска күлмәктән сәхнәгә чыга дип тәнкыйтьләделәр.

- Күлмәкләремне җырның көенә карап сайлыйм. Кыскасы да, озыны да бар. Кыска күлмәктән чыгуның бер начар ягын да күрмим. Нәрсә кушалар, сәхнәгә шуны киеп чыгабыз. Контракт буенча эшлибез бит. "Мин алай эшләмим", - дип әйтергә тиеш түгелбез. "Татар җыры" фестивалендә шортыдан чыккач, тәнкыйть сүзләрен күп ишеттем. Матбугатта да ул турыда күп язылды.

- Ландыш, ник син Фәрит Таишев белән бергә булуыңны озак кына яшереп йөрдең?

- Яшермәдем. Ул хатыныннан аерылган, ирекле кеше иде. Аны "афишировать" итәсем генә килмәде. Белгән кеше белде. Ә менә журналистлар ни тели - шуны язды. Язсыннар, мин каршы түгел. Интервьюлардан баш тартмый идем. Уңай һәм тискәре интервьюлар да булды. Заманында сезнең журналист Габдерәхим дә "бомба" итеп язып чыкты.

- Фәрит Таишевны беренче хатыныннан тартып алгансың дигән сүзләр дә йөрде бит...

- Андый сүзләр гел булачак. Алар хәзер дә бар. Инде миңа Фәрит Таишев белән бергә тормыйбыз дигән сүзләр дә килеп җитте. Имеш, бәрелеп үлгәнмен дигән сүз дә чыккан. Анысы Уфадан килеп иреште. Балаларымны балалар йортыннан алганмын дигәнен дә ишеттем. Төрле гайбәт сүзләр бар. Кем тели, шул ышана. Нәрсәдер исбатларга теләмим.

- Каенана (җырчы Римма Ибраһимова) белән мөнәсәбәтләр ничек?

- Бик әйбәт! Ул бик акыллы, ачык хатын. Үзенең улын бик әйбәт белә. Күз тимәсен!

- Оныкларын карашамы?

- Үзе дә өч җирдә эшли. Килә, әлбәттә. Карый, булыша. Бик ярата үзләрен.

- Ландыш, репертуарыңда эстрада җырлары күп. Алар янына берәр татар халык җыры башкарыр идеңме?

- Кайбер фанат әбиләрем: "Ни өчен син татар халык җырларын җырламыйсың?" - диләр. Һәр артистның үз стиле. Кабатланасым килми. Аннары, татар халык җырларын җырлау нәрсәгә кирәк? Тавышны күрсәтер өченме? Җырлый ала микән дип тикшерергәме? Яшь, танылган җырчылардан Филүс Каһиров кебек матур итеп татар халык җырларын башкаручы бар микән?! Татар халык җырлары нигә кирәк миңа? Киләчәктә сольный концертларымда бер-ике номер итеп күрсәтә алам мин аны.

- Чын Ландыш Нигъмәтҗанова социаль челтәрләрдә утырамы?

- "Instagram"да гына утыра. Минем исемнән "Вконтакте"да утыручы "Ландыш Нигъмәтҗанова"ларга зур рәхмәт!

- Фәрит белән язылышканыгызга күпме булды инде?

- 8 ел. Фәрит белән беркайчан да талашмадык та, аерылышып та тормадык. Алла боерса, андый әйберләр булмаячак. Әгәр дә ул синең үз кешең булып, кызыксынулар туры килә икән, аерылуга урын юк. Минем өчен Фәрит - идеаль кеше. Үземне бик бәхетле дип саныйм. Балаларым, яраткан ирем бар. Аллага шөкер, гаиләбез нык.

Эльза ГАЗИЗОВА

Акчарлак 13.10.2015

Фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk