Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Вахитлеләр тырышып эшли дә, ял да итә беләләр (+Фото)

Вахит мәдәният йортында Корбан гаете бәйрәмнәре, авылының үзешчән осталарының сезон ачылышы уңаеннан "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән күргәзмә дә тәкъдим ителде. Концерт барышында уңыш турында төрле сынамышлар, табышмаклар әйтелде, игеннәрне җыеп алуда үзләренең өлешләрен кертүчеләргә, терлекчеләргә изге, матур теләкләр җиткерелде. Авылыбызда нинди генә талант ияләре...

Вахит мәдәният йортында Корбан гаете бәйрәмнәре, авылының үзешчән осталарының сезон ачылышы уңаеннан "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән күргәзмә дә тәкъдим ителде.

Концерт барышында уңыш турында төрле сынамышлар, табышмаклар әйтелде, игеннәрне җыеп алуда үзләренең өлешләрен кертүчеләргә, терлекчеләргә изге, матур теләкләр җиткерелде.

Авылыбызда нинди генә талант ияләре юк? Җырчы, биюче,сүз остазы дисеңме!? Алар барысы да сәнгатьне якын итә,ярата!

Бәйрәмебездә яңгыраган дәртле-моңлы җырларны Янил мәдәният йорты мөдире Марат Мөхәммәтшин, Вахит мәдәният йорты хезмәткәре Алсу Гарифуллина, Казан мәдәният һәм сәнгать институты студенты Нияз Кәримуллин, Арча педагогия көллияте студенты Рәмзил Галиуллин, Кукмара аграр көллияте студенты Рамазан Мотыйгуллин, Янил урта мәктәбе укучылары Алсу Нуриева, Адель-Алмаз Муллагалиевлар җиткерде. Биюче егетебез, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы Илназ Шәфигуллин һәм Нәзилә Тимергалиева җитәкчелегендәге "Нур" бию төркеме чыгыш ясады. Концертны сүз остазы, мәдәният йорты җитәкчесе-Шамил Шәфигуллин алып барды. Тамашачылар артистларга үзләренең мул алкышларын бүләк итеп, рәхәтләнеп матур, бай эчтәлекле концерт карадылар. Мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде, бәйрәм белән котлап, зур уңышлар теләде.

Әйе, вахитлеләр тырышып, бар көчләрен куеп эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр. Тырышлыклары, уңай нәтиҗәләре әллә каян күренеп тора аларның! Авыл хуҗалыгы, мәдәният, белем һәм башка өлкәләрдә алар һәрвакыт беренче!

Нияз Кәримуллин, Казан мәдәният һәм сәнгать институтының 2 курс студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk