Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уңышлы җәй сезгә, дуслар!

Уку елы да төгәлләнде. Артка таба борылып карасаң, ел дәвамында күпме эшләр башкарылган, җиңүләр яуланган! Сәнгать мәктәбендә 800дән артык бала шөгыльләнә. Аларның барысы да районда гына түгел, төбәкара, республика, бөтенроссия, халыкара фестиваль һәм конкурсларда катнаштылар. Балаларның уңышында укытучыларның өлеше чиксез зур.

Гыйләҗева Венера Госман кызы "Выше радуги" вокал-бию коллективын җитәкли. "Көмеш тавышлар" Бөтенроссия конкурсыннан - беренче, "Йолдызлык-2012" республика җыр фестиваленнән икенче урын алып кайттылар алар. "Voilok Fashion" иҗат коллективы (Кукмараның кече дизайн академиясе мөдире Ләйлә Низамова җитәкчелегендә әзерләнгән костюмнар коллекциясе) республикакүләм балалар мода театры бәйгесендә лауреат булды. Венера Госман кызы быел "ТР мәгарифендәге казанышлары өчен" Мактау билгесе белән бүләкләнде.
Сәлимгәрәева Миләүшә Илдус кызы - талантлы мөгаллимнәрнең берсе. Ул җитәкләгән "Глория" вокал-бию коллективын белмәүчеләр сирәктер - һәр бәйрәмнең бизәге алар. "Глория" быел "Йолдызлык-2012" республика җыр фестивалендә беренче урынны алды.
Нурмеева Лилия Илдус кызы - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, инде бик күп еллар төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаучы "Улыбка" вокаль ансамбле җитәкчесе. Лилия Илдус кызы кул астында шөгыльләнүче "Звонкое детство" вокаль ансамбле дә үзенең уңышлары белән сөендерә.
Шәймәрданова Зөлфия Камил кызының соло-вокалчылары (Эльвира Нуриева - 1 урын, Азалия Сәфәргалиева - 2 урын) "Йолдызлык-2012" фестивалендә үзләренең моңлы җырлары белән жюри әгъзаларын да таң калдырды. Затлы кием, чигүле Кукмара итекләре киеп сәхнәгә чыккан Эльвира Нуриеваны зал көчле алкышларга күмде.
Биючеләрнең уңышларына килсәк, Әюпова Ләйсән Райнур кызы сәхнәләштергән "Вербное воскресенье", "Һинд бизәкләре" биюләре мактауга лаек.
Яшь алып баручылар Настя Сабанчеева һәм Динара Галеевалар республикада икенче урынга чыктылар. Күптән түгел әлеге кызлар "Татарстанның нәни гүзәле" конкурсында да катнаштылар. Настя "Мини-Мисс талант", Динара "Мини-Мисс өмет" титулларына (җитәкчеләре Р.Ваккасова, В.Гыйләҗева) ия булдылар.
Балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр үзләре дә концерт программалары оештыралар. "Йолдызлар - балаларга!" дигән хәйрия концертыннан тупланган акчалар операция өчен Анжелика Анисимовага тапшырылды. Хисап концерты да күңелле узды. Анда инструменталь иҗатка аеруча зур игътибар бирелде. Г.Гарипова җитәкчелегендәге Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучылары оркестрын һәркем яратып кабул итте. Скрипкачылар ансамбле (җитәкчесе Э.Гомәрова), балалар тынлы уен кораллары оркестры ( җит. М.Хәсәнов), пианистлар (җит. С.Семенова, Д.Мамкина, З.Йөзмиева, Э.Фәсхетдинова, Л.Хөснетдинова, Р.Фәтхуллина, Д.Бариева), баянчылар (җит. М.Мостафин, Э.Гарипова, Д.Бариева), гитарачылар ( җит. Л.Галимуллина), балалар хоры (җит. З.Шәймәрданова), халык вокалы (соло-вокал, "Сердәш" вокаль ансамбле, җит. А.Курочкина, З.Гыйниятуллина) чыгышларына алкышлар күп булды.
Әйе, ел дәвамында башкарылган эшләр бихисап. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә бирелгән "Үрнәк коллектив" дигән исемне тагын бер кат расладык. Алда кояшлы, матур җәй көтә. Балаларга да, мөгаллимнәргә дә уңышлы яллар телибез.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X