Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр яктылыкка илтә

Укытучы иң авыр һәм бик кирәкле һөнәрләрнең берседер дип уйлыйм. Алар - ныгып җитмәгән үсентеләргә су сибүчеләр һәм агач булып үсәргә ярдәм итүчеләр. Мин укытучы белән укучы арасын әнә шулай күзаллыйм.

Укытучының эше үзенә тиешле сәгатен укыту белән генә чикләнми. Балаларның язмышы, киләчәге өчен борчылган укытучы нинди генә конкурслар уйлап тапмый да, нинди генә түгәрәкләр оештырмый. Баланың нәрсәгә сәләтле икәнен күреп калып, алдагы көннәрендә һөнәр сайларга зур этәргеч ясаучы да ул. Сәрдекбаш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галиев Ильяс Расим улы әнә шундый укытучыларның берсе. Мин аны педагог кына түгел, җырчы, тамада буларак та белә идем. Ә менә режиссерлык сәләтен "Сәхнә" драма түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан куелган Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклен карагач күрдем. Ул 2004 елдан бирле әлеге түгәрәкне җитәкли икән инде. 2010 елда районда үткәрелгән конкурста Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" һәм 2011 елда куелган Гөлшат Зәйнәшеваның "Күктән төшкән кияү" спектакльләре "Иң яхшы ел спектакле" дип бәяләнә. Ильяс әфәнде үзе дә ике ел рәттән "Иң яхшы режиссер" дип таныла.
Заман кырыс, балалар рәхимсез дип әйтергә яратабыз. Иҗатка тартылган, сәхнәгә менәргә атлыгып торган балалар рәхимсез була алмый. Моның мисалын быел тәкъдим ителәчәк Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектаклендә үзәкләрне өзәрлек итеп үз рольләрен башкарган балаларда күрергә була. Ятимә кыз Сәрвәр ролендәге Илүзә Нәбиева һәм ярлы егет Исмәгыйль ролен башкарган Алмаз Ярмиевларның уйнауларын күз яшьләрсез карап булмады. Менә кайда ул киләчәктә Галиябану, Хәлил образларын тудыручылар. Илүзә Нәбиеваның оста биюче, моңлы җырчы булуы өстенә бик яхшы театр артисты булу мөмкинлеге дә бар икән. Шулай булмаса, 2010-2011 елларда куелган спектакльләрдә "Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы" дип бәяләмәсләр иде. Мескен, гарип Мәхмүт ролен уйнаган Илназ Ярмиев, үтә дә тыйнак, мөлаем Гөлнур әби ролендәге Гөлсөяр Хәлиуллина, димче, сихерче карчык Фәрхи әби ролен башкарган Вәсилә Сәгъдиеваларның уйнаулары күңелебезгә бик хуш килде.
Балалар дип җан атып йөрүче, тыныч, сабыр, мөлаем карашлы укытучыга җаваплы хезмәтендә уңышлар һәм алда үткәреләчәк конкурсларда да бары җиңүләр генә теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X