Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмараның визит карточкасы

Район мәдәният йортында Кукмара балалар тынлы оркестры оешуга 20 ел тулу уңаеннан сәнгать кичәсе булды.

Оркестр аягында нык басып тора: коллектив республика, төбәк конкурсларында лауреат дипломнары белән бүләкләнгән, укучылары Татарстан, Россия күләмендәге оркестрларда уйныйлар, консерваторияләрдә укыйлар, Мәскәү академиясендә укыталар!
Оркестрның 20 еллык юбилей кичәсенә Мәскәүдән кунакка кайткан Артур Гыйльфанов, Фиргать Мусиннар, Казан консерваториясе доценты Н.Шадров, Вятка Аланы музыка мәктәбе директоры В.Трефиловлар балаларның композиторлар әсәрләрен, фокстрот, танголарны виртуоз башкаруларына сокланып, сөенеп тамаша кылдылар. Балалар сәнгать мәктәбенең үзләре дә я дипломант, я лауреат дәрәҗәсенә ирешкән вокал-хореографик ансамбльләре, оркестрның ветеран музыканты булган җырчы Газинур Гыйльфановның чыгышлары нур өстенә нур булды.
Төрле елларда шушы коллективта уйнаган Рамил Рафиков, Рәсүл Саркулов, Наил Гыйззәтуллин, абыйлы-энеле Эдуард, Альберт Кузьминнарның оркестрга кушылып чыгыш ясаулары яңгырашны тагын да ямьләндерде, тулыландырды.
Кичәне үткәрүдә хәйрия ярдәме күрсәткән киез итек-киез комбинаты (Ш.Әхмәтшин), тегү фабрикасы (Р.Голов), эшмәкәрләр И.Гарипов, Р.Сөләйманов, И.Хөсәенов, В.Аввакумовларга балалар сәнгать мәктәбе директоры Дамир Рафиков олы рәхмәт сүзләре җиткерде.
Республикабызның кайбер шәһәрләрендә булмаган тынлы оркестрның Кукмарадагы фанфаралары күпләрне кызыктыра, көнләштерә. Марат Рәфәгать улын котларга Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән ул өйрәтергә алынган дистәләгән музыкант килүе үзе бер горурлык!
Оркестрга яңа уен кораллары алынып торуы, киемнәр тектерелүе, район җитәкчелегенең хәерхаһлы карашын тою, тамашачы алкышлары коллективның алдагы юбилейларын тагын да зуррак иҗади уңышлар белән каршылаячагына ышаныч уята.
Район Башлыгының котлавын тапшырып, район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина "Кукмараның визит карточкасы" һәрчак балкып торуын теләде.
Амин, шулай булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk