Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмара үзешчәннәрен йолдызлардан аерып булмый

Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Автоклуб" эстрада төркемен мактап язасым килә. Ел дәвамында районның барлык авылларында диярлек концертлар куйдылар алар. Бай эчтәлекле итеп төзелгән программада салмак лирик көйләр, такмаклар, эстрада җырлары, биюләр, шаян сүз - һәммәсе бар иде. Концертларда күңелгә аеруча якын булган җырлар гына башкарылды. Көйләре һәм сүзләре...

Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Автоклуб" эстрада төркемен мактап язасым килә. Ел дәвамында районның барлык авылларында диярлек концертлар куйдылар алар. Бай эчтәлекле итеп төзелгән программада салмак лирик көйләр, такмаклар, эстрада җырлары, биюләр, шаян сүз - һәммәсе бар иде. Концертларда күңелгә аеруча якын булган җырлар гына башкарылды. Көйләре һәм сүзләре халыкчан, темалары да күпкырлы иде. Авылларда чыгыш ясаганан соң, кызлар-егетләр район Мәдәният йортында да концерт күрсәттеләр. Халык соравы буенча әлеге тамаша көз көне кабатлап күрсәтеләчәк, дип тә ишеттем әле.

Биюче кыз Роза Бадышева, җырчылар Алсу Минһаҗева, Руфинә Габделхәева, Ринат Сөләйманов, Анесса Галимуллина, Марат Мөхәмәтшин, Рәзил Усманов, Линара Гыйльметдинова һәм "Автоклуб" җитәкчесе Нәкыя Орловаларның чыгышларын мактап бетерерлек түгел. Үзебезнекеләр бер дә йолдызлардан ким түгел - булдыралар!

Әминә апагыз, Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара үзешчәннәр

erid: 2VtzqxWHLUk