Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдәбият сүзендә әдәп ята

Узган атнада район Мәдәният йортында Кукмара балалар китапханәсе укучылар өчен кызыклы чара оештырды. Фантастик әсәрләрне, тарихи романнарны, халык әкиятләрен, пьесаларны мәктәп укучылары да, сабыйлар да үз итә.

Балалар китапханәсенә кечкенәләрнең күп йөрүе - шуның бер мисалы. Аның тарихы да бик бай. 1917 елда бертуган Комаровларның киез итек фабрикасына беренче китапханә урнаша. Биредә бай кешеләр генә китаплардан файдаланган. Ә Кукмарада балалар китапханәсе нәкъ 75 ел элек барлыкка килә. Ул вакытта фондның 8000 данә китабы була. Сугыш чорында Кукмара беренче мәктәбен тәмамлаган Сәгадәт Гарипова балаларны китап укырга, аны яратырга өйрәтә. Сәгадәт ханым 40 ел гомерен әлеге тармакка багышлый. 1945 елда мәктәпне тәмамлагач, Анна Федорова да әлеге китапханәгә килә. Ул Алабуга китапханә техникумында белем эсти, берара мөдир булып та эшләп ала. 1952 елда китапханәчеләр хәзерләүче уку йортын тәмамлаган Зоя Жукова мөдир итеп билгеләнә. Аннары Мәдәният министрлыгы юлламасы белән Наилә Мөбарәкшина биредә хезмәт юлын башлап җибәрә. Китапханәчеләр укучылар белән уртак тел табалар, балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар оештыралар, балаларның мәхәббәтен казаналар.
1956-1983 елларда китапханә район Мәдәният йортының икенче катында хезмәт итә. Ул чорда ел дәвамында ун мең укучы китап укый, фондта 25 мең китап исәпләнелә.
1983 елда махсус бина төзелә. Китапханәчеләр һәм укучылар өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла: 60 урынга уку залы, абонемент хезмәте барлыкка килә.
Хәзерге көндә балалар китапханәсендә 40 меңгә якын китап бар, аны укырга 4125 бала йөри, ел буе 28 мең китап укыла. Балалар өчен төрле мавыктыргыч бәйгеләр, кызыклы чаралар, китап укулар, Татарстан һәм чит республикаларның язучылары белән очрашулар, күргәзмәләр, күңелле акцияләр оештырыла. Китапханәчеләр Гөлфия Хафизова, Фидания Хамматова республикакүләм конкурсларда җиңүче исеменә лаек була. Балалар китапханәсе "Әдәби калейдоскоп" милли-әдәби проектында "Китапханә эше" төре буенча ТР Хөкүмәтенең грантына ия булды.
Юбилей кичәсенә кунаклар күп килгән иде. Якташыбыз, ТР Милли китапханәсе директор урынбасары Ирек Һадиев, әлеге китапханәнең фәнни-методик бүлеге өлкән китапханәчеләре Кира Фәтхиева, Зәйнәп Җамалиева, республика балалар китапханәсе директоры урынбасары Анна Дьякова, әлеге китапханәнең фәнни-методик бүлеге өлкән китапханәчесе Евгения Шемелева, балалар язучылары Йолдыз Шәрәпова, Зөлфия Хәлиуллина, Борис Вайнер, Удмуртиядән Вениамин Ившин, Өлфәт Бәдретдинов, Юлия Суронова, Балтач, Мамадыш, Саба районнарының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорлары Резидә Зарипова, Лилия Зиннур кызы, Гөлсем Батырханова балалар китапханәсен туган көне белән котлап, истәлеккә китаплар тапшырдылар.
"Китап - белем чишмәсе. Матур әдәбият аша балаларга әдәп, тәрбия бирәбез. Бу балалар китапханәсенең төп максаты булып тора", - дип билгеләп үтте район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева.
Бәйрәм җыр-биюләр белән баетылган иде. Тамаша кылырга килгән мәктәп укучылары әлеге әдәби-музыкаль кичәдән буш китмәде: рәсем, кул эшләре бәйгеләрендә урын алучыларга бүләкләр бирелде.
Рафак ИСЛАМОВ.
Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X