Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйгегә йомгак ясалды

Республикабыздагы тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында һәм сөекле татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын популярлаштыру максаты белән быел Казанда "Сөйкемле шүрәле" дигән Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсы үткәрелде. Аны ТР Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, мәдәният, фән, белем һәм милли мәсьәләләр буенча комитет, татарларның Бөтендөнья конгрессы башкарма комитеты, "Әкият" татар дәүләт курчак...

Русиянең 6 өлкәсеннән, Татарстанның 19 районыннан 56 катнашучы лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булды. 1 июньдә Казанда Татарстан рәссамнары берлегенең күргәзмәләр залында әлеге бәйгедә җиңгән эшләр күргәзмәсе ачылды. Шул ук көнне Олы Әтнә авылының Г.Тукай исемендәге дәүләт драма театрында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Алар арасында районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучыларның да булуы аеруча куанычлы. С.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гөлфия Шәйхетдинова узган елгы бәйгедәге кебек "Чигү" номинациясендә I дәрәҗәле дипломга лаек булды (җитәкчесе М. Кайбушева). 10 сыйныф укучылары Айсылу Хәбриева, Лилия Гыйльметдинова, Гөлгенә Гариповаларның бергәләп башкарган эшләре (җитәкчеләре М.Кайбушева, С.Бурцева) "Киездән эшләнмәләр" номинациясендә шулай ук I дәрәҗәле диплом белән билгеләп үтелде. Аларны зур җиңүләре белән тәбрикләп, яңа иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk