Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Биюченең итәге бии-бии кыскара...

Татарстанның йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен белмәүчеләр сирәктер. Моннан берничә ел элек район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең искиткеч яхшы хәзерлекле чыгышлары - җыр-биюләре белән бар халыкны таң калдырганнар иде алар. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, "Халыклар дуслыгы ордены кавалеры" исеменә лаек булган коллектив кабат Кукмарага килә. Әмма...

Татарстанның йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблен белмәүчеләр сирәктер. Моннан берничә ел элек район Мәдәният йорты сәхнәсендә үзләренең искиткеч яхшы хәзерлекле чыгышлары - җыр-биюләре белән бар халыкны таң калдырганнар иде алар. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, "Халыклар дуслыгы ордены кавалеры" исеменә лаек булган коллектив кабат Кукмарага килә. Әмма бу юлы үзләре генә түгел - концертта "Италмас" Удмурт дәүләт ансамбле дә чыгыш ясаячак. Шушы көннәрдә районыбызда көтеләчәк тамаша, ансамбль хакында тулырак мәгълүмат алу өчен ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш администраторы Гөлназ Галиевага мөрәҗәгать иттек.
-Ансамбльнең 75 еллык зур тарихы бар, - дип башлады Гөлназ үзенең сүзен. - Башлангыч чорында композитор Александр Ключарев, фольклорчы Нәкый Исәнбәт, хореограф Фәйзи Гаскәров, җырчы Зөләйха Әхмәтоваларның иҗатына нигезләнеп үскән ансамбль еллар узган саен милләтебезнең йолаларын, гореф-гадәтләрен, шигъриятен, көй-моңнарын саклап килүче, аларны югары һөнәри дәрәҗәдә тамашачыларга тәкъдим итүче зур сәнгать коллективына әверелде. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәметов җитәкчелегендәге төркем Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурсларында, Туниста, Франциядә узган Халыкара фестивальләрдә катнашып, лауреат исемнәренә лаек булды.
Бию, хор, оркестр төркемнәреннән торучы ансамбль төрле республика төбәкләрендә, чит илләрдә чыгышлар ясый. Корея, Кытай, Монголия, Тунис, Италия, Сенегал, Берлин, Япония, Финляндия, Германия, Испания, Шотландия һәм башка илләрдә узган тамашаларыбыз тулы залларда үтте, көчле алкышларга күмелде. Репертуардагы татар халкының күңел бизәкләрен чагылдырган "Аулак өй", "Каз өмәсе", "Корбан бәйрәме", "Сарман яшьләре", "Тула өмәсендә", "Сабан туе", "Төрки дөнья" кебек тамашаларыбызны халык аеруча яратып кабул итә. Башка милләт вәкилләренең сәнгатен дә күрсәтәсебез килгәнлектән, соңгы вакытта гастрольләргә Идел буеның танылган бию төркемнәре белән бергәләп йөри башладык. Узган елның ноябрендә Казанда Годенко исемендәге Себер бию ансамбле белән чыгыш ясадык. Соңгы вакытта концертларыбыз "Дуслык күпере" дигән исем астында уза. Кукмарага исә Удмуртия Республикасының "Италмас" дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле белән киләчәкбез. Концертта Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән - алтмыш, ә "Италмас"тан кырык кеше чыгыш ясаячак. "Тере" музыка, хор чыгышы, биюләр, яңартылган программа - болар барысы да яраткан тамашачыларыбыз хозурына тәкъдим ителә. Берсеннән-берсе оста башкаручыларның татар сәнгатенең асылын чагылдыручы чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килер, дип ышанабыз.
Җыр-биюгә мөкиббән китмәүчеләр, гомумән, юктыр ул. Халкыбызның моңлы, борылмалы көйләрен ишеткәндә күңел үзеннән-үзе җыр-моң дөньясына чума, ә инде биючеләрне күргәч, аякларның тыпырдый башлаганын кайвакыт сизми дә каласың. Рәхәтләнеп ял итү, рухи азык туплау, артистлар белән бергәләп җырлап-бию өчен сәнгать сөюче барлык кукмаралыларны концертыбызда көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk