Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балалар тынлы оркестрына - 20 ел

Вакыт сизелмичә үз көенә ага да ага. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге балалар тынлы оркестры оешуга да быел 20 ел тула. Оркестрның туган көне уңаеннан ике дистә ел дәвамында бергәләп иҗат юлын узган дуслар, кунаклар җыйналыр. Чөнки юбилей ул - хезмәткә нәтиҗә ясау һәм яңа...

Тарихка күз салсак, районда тынлы оркестр сугышка кадәр үк оеша. Бөек Ватан сугышы башлангач, оркестрдагы 24 кешенең барысы да яу кырына китә. Бары тик өч егет кенә туган якка исән-имин кайта, алар арасында Плешенков Николай Михайлович та була. Итек фабрикасы директоры Михаил Голубевның күрсәтмәсе буенча Николай Плешенков 1950 елда тынлы оркестрны Беренче май демонстрациясенә алып чыга. Әмма тынлы уен коралында уйнаучыларның саны гына елдан-ел кими, сиксәненче еллар ахырында ул үзенең эшчәнлеген бөтенләй туктата.
1993 елда Кукмара музыка мәктәбенә Түбән Кама шәһәренең музыка училищесын тәмамлаган яшь белгеч Марат Хәсәнов кайта һәм тынлы уен кораллары классы буенча укытучы буларак эшкә алына. Ул оркестрны өч укучы белән оештырып җибәргән булса, берникадәр вакыттан соң аларның саны 20гә җитә. Яшь белгечкә тынлы оркестр ветераны Николай Михайловичның да ярдәме зур була.
Сәнгать мәктәбенең балалар тынлы оркестры бүген актив иҗади эшчәнлек алып бара. Алар республикакүләм, төбәкара бәйгеләрдә дә катнашып җиңүләр яулыйлар. Әйтик, Константин Тимофеев 2010 елда "Кече шәһәрләр" конкурсының тынлы уен кораллары номинациясендә - беренче, 2012 елда Тимур Габтелганиев икенче дәрәҗә лауреат булдылар. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында уздырылган "Без барысын да булдырабыз" республика конкурсыннан Алмаз Әгъләмҗанов - беренче, Рөстәм Шәйхетдинов икенче дәрәҗә лауреат исемнәре алып кайттылар. Укучыларның җитәкчеләре Марат Рәфәгать улы үзе дә "Укытучы иҗатыннан укучы иҗатына" алтынчы төбәкара конкурс-фестивальдә - беренче, икенче халыкара тынлы һәм эстрада оркестрлары фестиваль-конкурсында өченче дәрәҗә лауреат исемнәренә ия булды.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары сыйныфын тәмамлаучылар да сәнгатьтән аерылмадылар, күбесе белем алуларын махсус уку йортларында дәвам итәләр. Фиргать Мусин - республика, халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында җиңү яулаган егет. Ул бүгенге көндә Мәскәүнең Гнесин исемендәге Россия академиясендә студентларны туба серләренә төшендерә, Ю.Светланов исемендәге Россия симфоник оркестрында да хезмәт куя. Артур Гыйльфанов - Маймонид исемендәге Мәскәү классик дәүләт академиясен тәмамлады. Ул хәзер Д.Орлов җитәкчелегендәге Мәскәү дәүләт симфоник оркестры артисты. Рәсүл Саркулов Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем алды, Казанда Россия Эчке эшләр министрлыгының тынлы оркестрында уйный. Айдар һәм Ленар Фәтхуллиннар Түбән Камадагы музыка көллиятен тәмамладылар. Әлеге уку йортында Наил Гыйззәтуллин, Илмир Рафиков, Дилүс Гаяновлар да укый.
Районыбызның балалар тынлы оркестрына алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk