Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Кукмарада күпфункцияле үзәк ачылды (+фото)

Кичә Зур Кукмара авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. "Бердәм Россия" сәяси партиясенең теләктәшлеге белән "Авыл клублары" программасы кысаларында республиканың авыл җирлекләрендә күпфункцияле үзәкләр төзелә. Зур Кукмара авылында исә мондый үзәк...

Кичә Зур Кукмара авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең теләктәшлеге белән "Авыл клублары" программасы кысаларында республиканың авыл җирлекләрендә күпфункцияле үзәкләр төзелә. Зур Кукмара авылында исә мондый үзәк бер ел эчендә сафка басты. "Техстрой" оешмасы хезмәткәрләренең эше күренә - мәдәният йорты әллә каян балкып, үзенә дәшеп тора, һәр җирдә тәртип, чисталык. Биредә фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә дә урнашачак. 300 урынлы тамаша залы һәрчак гөрләп торыр, буш булмас, дип ышанасы килә. Башкача мөмкин дә түгел, зур кукмаралылар һәртөрле чараларда алдынгылар рәтендә бит!

-Яңа клуб ачылу яшьләргә генә түгел, өлкәннәр өчен дә сөенечле булды. Мәдәният учагы авылыбызга бик кирәк иде, - ди Зур Кукмара авылы имамы Миннехәмәт хәзрәт.

Авыл халыкның сөенечен үзәкне ачу тантанасында катнашкан парламент башлыгы да уртаклашты, Мәдәният елы уңаеннан клуб мөдиренә зур бүләк - 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk