Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Кукмара клублы да, мәдрәсәле дә булачак

Зур Кукмара авылы халкы яңа клуб салынганын инде күптәннән зар-интизар булып көтә иде. Югыйсә, клуб хезмәткәрләре булдыклылардан: биредә үткәрелгән һәр чарага халык күпләп йөри, бүген концерт-театр икән, икенче көнне урындыкларны дәррәү җыеп куеп, яшьләр дискотекасы үткәрәләр, биючеләр - ерып чыккысыз! Әмма клуб иске, кысан, авыл халкының мәдәният-сәнгать өлкәсендәге мөмкинлеген аның...

Зур Кукмара авылы халкы яңа клуб салынганын инде күптәннән зар-интизар булып көтә иде. Югыйсә, клуб хезмәткәрләре булдыклылардан: биредә үткәрелгән һәр чарага халык күпләп йөри, бүген концерт-театр икән, икенче көнне урындыкларны дәррәү җыеп куеп, яшьләр дискотекасы үткәрәләр, биючеләр - ерып чыккысыз! Әмма клуб иске, кысан, авыл халкының мәдәният-сәнгать өлкәсендәге мөмкинлеген аның стеналары гына сыйдырышлы түгел.

Ниһаять, район җитәкчелеге биредәге халыкның яңа мәдәни учакка кытлыгына чик куярга булды: киләсе елга 300 урынлы клуб бинасы төзеләчәк! Чама белән 10-11 миллион сумга төшәчәк бинада тамаша залыннан тыш, китапханә, бер түбә астына кертеп салынган фельдшер-акушерлык пункты да булачак.

"Техстрой" төзелеш ширкәте (җитәкчесе Ринат Ваһапов) егетләре иске клуб урынында инде яңасының нигезен корырга керешкәннәр. Дәүләт органнарының киләсе ел төзелеш планнарына кертелеп, финанслау башлануга, кызу темплар белән диварларын күтәреп, түбә астына кертергә, алдагы ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга исәпләре. Районыбыз өчен бер ел эчендә мондый биналар кору гадәти хәлгә әйләнде бит хәзер.

Ә иске клубның бүрәнәләрен Зур Кукмара мәхәлләсендә мәдрәсә салганда файдаланырга ниятләгәннәр. Авыл халкы бу хәбәрне дә хуплап каршы алган. Акчалата ярдәм итүчеләр дә, төзелеш эшләрендә катнашырга теләк белдерүчеләр дә табылган. Мәдрәсә урнашачак бинаның инде стеналары күтәрелә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk