Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Заманнан калышмыйлар

Металлны су кебек агызып, һәр гаилә бик теләп файдалана торган савыт-саба коючыларыбыз һөнәри бәйрәмнәрен күркәм уңышлар белән каршылыйлар.

Рәсәйнең күп кенә товар җитештерүчеләре Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүдән куркып торганда Кукмара металл савыт-сабалар заводы продукциясе инде Европа илләрендә сәүдә мәйданын яулый. Завод быелның ярты елын товар җитештерүдә 121 процентлы үсеш белән төгәлләгән - үткән елның шушы чорына караганда 91 миллион сумлык продукция күбрәк эшләнгән дигән сүз бу! Ел дәвамында 1 миллиард данә савыт-саба ясалып, кулланучыларга озатылган. Гаҗәбе шул: хәзер алар сатып алучыларның продукциягә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмыйлар. Шуңа күрә яңа заказлар кабул итүдән тукталып торалар. Эшчеләр саны арта тора, яңа цех та корылып килә - яхшы сыйфатлы Кукмара табасы, казан, кәстрүлләргә сорау арта бара. Товарның иң заманчасын җитештерә шул алар. Заводта эшләүче 670 хезмәткәрнең уртача айлык хезмәт хакы 19 мең сум тирәсе тәшкил итә.
Заводның "йөрәге" булган кою цехында Радик Рәфкать улы Нәбиев (рәсемдә) бишенче елын эшли. Хезмәт биографиясен заводта йөк ташучы булып башлаган егет үз эшенең остасына әверелгән. Чын мәгънәсендә кулында ут уйната ул. Металлны технология таләпләренә туры китереп эретү, катнашмаларны дөрес микъдарда кушудан эшләнәчәк товарның сыйфаты бәйле булуын яхшы белеп эшли. Намуслы тырыш хезмәте өчен быелгы район Сабан туенда муниципаль район Башлыгының Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләккә лаек булган Радик Нәбиев. Өч бала тәрбияләүче уңган иргә алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X