Югары Шөн фермасында семинар-киңәшмә булды (+фото)
"Тукай" агрофирмасының "Гигант" бүлекчәсе базасында район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары Югары Шөн фермасында терлекләрне кышлату чоры барышы белән таныштылар. Сүз үрчем алу, яшь малларны үстерү технологиясе турында барды. -Шушы юнәлештә тиешенчә эшләмәү нәтиҗәсендә агрофирмалар миллионнарга сумнар югалталар. Ә бу акчалар хезмәт хаклары түләү, төзелешләр...
"Тукай" агрофирмасының "Гигант" бүлекчәсе базасында район семинар-киңәшмәсе булып үтте. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары Югары Шөн фермасында терлекләрне кышлату чоры барышы белән таныштылар. Сүз үрчем алу, яшь малларны үстерү технологиясе турында барды.
-Шушы юнәлештә тиешенчә эшләмәү нәтиҗәсендә агрофирмалар миллионнарга сумнар югалталар. Ә бу акчалар хезмәт хаклары түләү, төзелешләр алып бару, эш шартларын яхшыртуга тотылыр иде, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.
Киңәшмәдә терлекчелектә 11 айлык эшкә, язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты барышына нәтиҗә ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев