Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йортларны төзекләндерү башланды

Быел Кукмараның Ленин урамындагы 155нче, Степан Разин урамының 87нче, Эшчеләр тыкрыгы урамындагы 2нче, Коммунальная урамындагы 1нче, Гафиятуллин урамының 10нчы, Воробьев урамындагы 8нче йортларга барлыгы 17 миллион 837362 сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылачак. 213 фатирда яшәүче 483 кеше яшәү шартларын яхшырта дигән сүз.

Исемлеккә кергән йортларда өй эчендәге җылыту системасының су китерү һәм терәк торбалары, салкын суның үзәк һәм терәк торбалары, юынтык суларның терәк торбалары ремонтланачак. Фатирларда урнашкан җылылык батареяларын һәм торбаларын алыштыру фатир хуҗаларының теләгеннән тора. Нинди торба куясың килә, ничә сумлык - фантазияң һәм акчаң күпмегә җитә. Канализация белән дә шул ук хәл: сантехника җиһазлары алмаштыру теләге булган фатир хуҗасы бу турыда үзе кайгыртырга тиеш. Ленин урамының 155, Коммунальная урамының 1, Воробьев урамының 8нче йортларында күптән түгел ике контурлы ягулык казаннары куелу сәбәпле, аларда җылылык системасын төзекләндерү каралмаган. Ремонт эшләре электр челтәрендә һәм йортларның подвалларында да башкарылачак.
Ремонт буласы һәр йортта нинди эшләр башкарыласы, ничә сумга төшәчәге язып куелыр, моннан тыш ремонт эшләренең барышы турында интернет аша да күзәтергә мөмкин булачак. Капремонтның сыйфаты күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең үзләренә дә бәйле. Төзүчеләр белән килешеп, аңлашып, терәк торбаларны алмаштырганда подъезд белән бергә тоткарлыксыз итеп эшне оештырырга кирәк.
Капремонт өчен кирәкле документлар әзерләнеп, Казанда расланып кайткан. Ринат Витальевич Ваһапов җитәкләгән "Техстрой" ҖЧҖга йөкләнгән эшләрнең 5,5 проценты Россия, 31,9 проценты Татарстан хөкүмәте, 24,9 проценты җирле бюджет, 37,5 проценты торак хуҗаларыннан җыелган акча исәбенә башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X