Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярминкәне көтеп алалар

КАЗАН Башкалабыз Казанда көзге ярминкәләр башланды. Узган шимбәдә районыбызның барлык агрофирмалары, гаилә фермалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, район кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшмәкәрләр, "Аш-су" җәмгыяте Яңа Савин районының Адоратский базарында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары белән сату итте. Район кулланучылар җәмгыяте киез итек-киез комбинатының һәм металл савыт-сабалар заводының продукцияләрен дә...

КУКМАРА

Көзнең беренче аена кергәч, поселок үзәгендә һәр ел саен ярминкә үткәрү күркәм традициягә әверелде. Ярминкәләрне аеруча өлкән буын көтеп ала. Чөнки күңелеңә ошаган продукцияне очсызрак бәядән сатып алудан тыш, аны халыкны социаль яклау үзәгеннән беркетелгән махсус транспорт белән өйгә кадәр илтеп бирү дә оештырылган.
Быелгы ярминкәләрнең беренчесе ял көнне үткәрелде, 60тан артык ноктада сату барды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклардан килеп сатучыларның күпчелек товарлары тиз арада сатылып бетте дисәң дә була.
Иртәнге якта яңгыр явып үтеп, көн бозылып торса да, мәйданга аяк басканда көн ачылган, болытлар арасыннан кояш та нурлары белән сәламләргә ашыга иде. Сәүдә дә гөрләп бара -инде кайбер урыннарда соңгы капчык бәрәңге - бодайларны үлчәүдән алалар.
"Бөр" агрофирмасыннан килгән КамАЗ шоферы Илназ Харисовның кәефе яхшы, килер алдыннан машина кузовына 5 тонна солы, бодай, арпа төягән булса, инде сатуда арпа гына калган. Кукмарадан Мансур абый Зәйнуллин куяннарына ике капчыгын 500 сумнан арпаны да биредән алды. Зур Сәрдектән шәхси эшмәкәр Рамазан абый Ибраһимовның да сәүдәсе әйбәт бара - бер капчыгы 300 сумга төшкән бәрәңгесен чират торып алалар. Янилдәге аграр көллияттә белем алучы улы Салават та әтисенә ярдәм итә. Күренеп тора: сүз эзләп кесәгә керми торган, үткен егет яшьтән үк хезмәтне сөеп, акчаның кадерен белеп үсә. Димәк, алга таба аннан тормыш тоткасы булырлык ир-ат чыгачак дигән өмет бар.
-Кичә 11 тонна бәрәңгене укучылар ярминкәсендә килограммын 10 сумнан саткан идек, бүген 6 тонна алып килдек, - диде Рамазан абый, сатуының уңышлы баруына елмаеп.
Кеше кесәсендәге акчаны санау килешмәсә дә, ике көндә Ибраһимовларның күпме акча эшләвен беләсегез килсә, үзегез исәпләп карый аласыз.
Поч.Кучуктан Илназ Мөлеков ярминкәгә 3 тонна бәрәңге алып килгән. "Мәрхүм әтием Хәлилнең эшен хәзер мин дәвам итәм, 30 гектар җиребез бар, аның 2 гектарында бәрәңге, калганында печән, ашлык үстерәбез. Икенче ярминкәгә печән алып килергә уйлап торам", - диде ул.
"Дружба" агрофирмасы тәкъдим иткән печән, әсәнбашлыларның яшь ярымлык үгезе дә үз хуҗаларын тиз тапты.
Мех фабрикасында эшләп ялга чыккан Раиса апа Степанова "Тукай" агрофирмасының сәүдә ноктасыннан борчак ала иде. Аннан алда гына тагын бер өлкән яшьтәге апа 3-4 килограмм борчак сатып алды.
-Бакчага чәчәбез без аны, ашка да салам, - ди кызыксынуыма җавап биреп Раиса апа. - Кибетләрдә була торган "күлмәксез"енә исем китми, таралып бетә ул, ярмаганын туры китереп булмый иде.
Раиса апа белән сөйләшеп торган арада капчык төбендәге соңгы килограмм борчакны да алып киттеләр.
-Бер тонна борчак алып килгән идек, берьюлы 2-3 капчык алучылар булды, бодай, солыны да тиз саттык, арпа гына калды, - ди тәэминатчы Наил Шиһапов.
Мәмәшир авыл җирлеге корт, эремчек, сөт белән сәүдә итсә, ошюмьялылар кабак, бәйләнгән оекбашлар тезеп куйган. Байлангардан килгән каз кадәр тавык түшкәсе - 650 сум, үрдәк 700 сум тора. Китапханәче Венера Хисмәтова: "Бәрәңгене сатып бетердек, менә килограммы 150 сумнан сарымсак кына калды", - ди.
Бәрәңге дигәннән, ярминкәдә җиде-сигез урында сатыла иде ул. Халык кабыгы кызыл, эче сары, килограммы 9 сум булган бәрәңгеләрне урап узып, бәясе 1 сумга артык булуга карамастан, Сәрдек якларында үскәненә өстенлек бирде.
Өркештән килгән Азат Ярмөхәммәтовның килограммы 14 сум булган кәбестәсе дә бигрәк кызыктыра: тыгыз, зур, чиста - алмас җиреңнән алырсың.
"Урал" хуҗалыгы тәкъдим иткән тана итен халык 220 сумнан "егылып" алды. "Яңа тормыш"тан килгән дуңгыз ите, вахитлеләрнең ысланган ит продукцияләре, сөт-май комбинатының сырлары да тиз сатылды.
Быел да, гадәттәгечә, үзешчәннәр ярминкәгә килүчеләрнең күңелләрен җыр-моң белән күтәрде, "Аш-су" җәмгыяте тәкъдим иткән кайнар шашлыклар, пешкән әйберләргә дә сорау зур иде.
Киләсе ярминкәләрдә очрашканга кадәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X