Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ярминкәләр - көз бизәге

Ярминкә генә түгел, чын мәгънәсендә бәйрәм иде ул көнне! Мәктәп, балалар бакчалары коллективларының берсеннән-берсе матур итеп, зәвык белән ясалган күргәзмәләре күз явын алырлык. Сату гөрләп бара, халыкның кайнашуы исә сабан туеннан ким түгел. Көне соң, заказ белән бирелгән диярсең - күктә кояш елмая, җилнең әсәре дә юк. Рәхәтләнеп ял ит,...

...Табигатьнең матурлыгына хозурланып, көзге сары яфракларны күзли-күзли акрын гына ярминкәгә барышыбыз. Юлда кишер, суган тутырылган сумкасын көч-хәл белән сөйрәп кайтучы күршебез очрады.
-Бу вакытка кадәр нишләп яттыгыз, тизрәк төшегез, андагы матурлыкны күрми каласыз бит, - ди бу.
Сәгатьнең әле тугыз да тулмавын белсәк тә, адымнарны шактый кызулатырга туры килде, олы кеше сүзенә колак салмый булмас - сатуларын төгәлләп кайта башламасыннар тагын! Күргәзмә-ярминкәнең нәкъ кызган чагына җитештек. Бер-бер артлы тезелеп киткән сәүдә нокталарында һәркем үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш сата. Кызлар-егетләр товарларын шулкадәр оста итеп мактыйлар ки, яннарыннан һич китәм димә. Кукмара 4нче урта мәктәбе укучылары ак чыршы үсентесенә кадәр алып килгәннәр. Сирәк очрый торган ак чыршыны халык бик яратып алды, йорт тирәсенә утыртсаң, нинди матур булып үсә бит ул. Шулай ук әлеге коллективның авыл тормышын сурәтләгән экспозицияләре дә берсүзсез мактауга лаек иде. Манзарас урта мәктәбенең кул эшләреннән ясалган күргәзмәләре тирәсендә дә халык шактый озак кайнашты: Тукайның Шүрәлесе дә, тәвә кошлары да, әкият геройлары да бар иде анда. Әлеге сихри матурлыкны технология дәресләрендә һәм түгәрәкләрдә балалар үзләре тудырган. Күргәзмәләрнең барысында да Республикада тарихи-мәдәни мирас елы чагылыш таба, шулай ук коллективлар 2013 елда узачак 27нче Бөтендөнья җәйге универсиаданың символы булган кечкенә Юнины да онытмаганнар. Кемдер ак барсны чәчәкләрдән, ә кемдер орлыклар ябыштырып сурәтләгән. Балалар бакчалары фантазиягә аеруча бай: кайсына гына тукталсаң да, үз эшчәнлекләрен чагылдырган стендлар куелган, берсе патиссоннан сәгать, икенчесе пластилиннан 1812 елгы Ватан сугышын сурәтләгән, өченчесе күбектән дельфиннар ясаган.
"Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәге, "Кояшкай" социаль приюты, "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге кызларының да сатулары гөрләп барды. Иң яшь сатып алучы - өч яшь ярымлык Элина Шакирова кулдан ясалган сувенирны әнисенә алдыртмыйча хәтта урыныннан да кузгалмады. Баланың кулы аеруча җиңел булды, ахры, уклау, урындыклар да бик тиз үз ияләрен тапты.
Тәҗрибә участокларында ни генә үстерелми хәзер: помидор, кыяр, кишер, чөгендердән тыш, әче борыч, хәтта баклажаннарга да урын табыла икән. Туембашлылар район халкын 53 килограммлы ташкабак, 3 килограммлы баклажан белән, ә Югары Чура урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Аделина Хәсәнова 900 граммлы бәрәңге, 3 сыйныф укучысы Анастасия Крибова 440 граммлы алма белән таң калдырды.
-Бакчабызда быел мең баш кәбестә үстердек. Суган, кишерләребез дә уңды. Район халкына әлеге яшелчәләрнең барысын да тәкъдим итәбез. Ошатып алалар, - диләр Кукмара 1нче гимназиясе укучылары.
Әйе, кайсы гына сәүдә ноктасы янына килсәң дә, халык гөжләп тора. Бәяләре кибетнекеннән шактый очсыз, аннан соң, аларны иккәндә минераль ашламалар, агулы химикатлар кулланылмаган, шуңа экологик яктан чиста бит. Олыязлылар чөгендерне - 15, кишерне - 18, суганны 15 сумнан сатты, ә Ныртыдан килүчеләр 1,5 литрын 35 сумнан сөт, дистәсен 35 сумнан йомырка тәкъдим иттеләр. Шулай ук 10 сумнан бәрәңге сатучылар да шактый иде. Тамак ялгап алыйм диючеләргә дә самавырда чәй кайнап тора, татар халкының милли ризыклары белән сыйланырга була. Сатып алучылар да канәгать. Әнә бит, Зур Кукмара авылыннан килгән Васил абый Фәсхетдинов ярминкәне мактап бетерә алмый:
-Мондый ярминкәләр оештыру бик кирәк. Күргәзмәләр дә карыйбыз, үзебезгә кирәк булган товарны сатып та алабыз. Мин мәктәп ярминкәсенә ел саен чыгам. Утырту өчен вак суган, алма, бәрәңге алдым. Оештыручыларга зур рәхмәт, - ди ул.
Район мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсен район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина да уңай бәяләде:
-Балалар бакчалары да, мәктәпләр, социаль яклау оешмалары да ярминкәгә зур хәзерлек белән килгәннәр. Күргәзмәләрдә, халык хозурына тәкъдим ителгән экспозицияләрдә балаларның кул эшләре чагылыш тапкан. Бу исә аларның дәресләрдән соң хезмәткә өйрәнүен, иҗатка тартылуларын күрсәтә. Укучыларның үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш белән сату итүләре үзе үк тәрбиянең бер өлеше, - ди ул.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров исә мәктәпләрдә чын мәгънәсендә җир кешеләре тәрбияләнүен билгеләп үтте:
-Мәктәпләрдә хезмәткә тартылу белән беррәттән, укучылар төрле тикшеренү эшләре, күзәтүләр дә алып баралар. Халык белән аралашу өчен дә әлеге чараның әһәмияте зур.
Күргәзмә-ярминкәдә район мәгариф идарәсе, мәгълүмати-методик үзәк һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләреннән оешкан комиссия тарафыннан һәр номинация буенча баллар куелып, җиңүчеләр билгеләнде. Балалар бакчалары арасында беренче урынга поселокның 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасы чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә 9нчы номерлы "Миләшкәй", Манзарас авылының 2нче номерлы балалар бакчасы, поселокның 2нче номерлы "Чулпан", Зур Кукмара авылының 2нче номерлы балалар бакчалары бүлеште. Башлангыч мәктәпләрдән беренчелек - янсыбылыларга, ә икенче урын Аш-Буҗи мәктәбе коллективына бирелде. Урта мәктәпләр арасында беренче урында - Кукмара 1нче гимназиясе, Кукмара 4нче урта мәктәбе, икенче урында - Манзарас, Байлангар урта мәктәпләре, өченче урында - Сәрдекбаш, Туембаш мәктәпләре. Аерым номинацияләр буенча да җиңүчеләр ачыкланды.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучыларының, район Мәдәният йорты каршында оешкан бию коллективларының чыгышы кәефләрне тагын да күтәреп, күңелгә бәйрәм рухы өстәде.

Рәсемдә: өстә - Кукмара 1нче гимназиясе укучылары; Кукмара 4нче урта мәктәбенең «чемпион» кабагы; чәй өстәле янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X