Якташыбыз Рөстәм Гарифуллин Брюссельгә йөгереп барган
Вахит авылы егете, Лубян урман техник көллиятендә физик тәрбия җитәкчесе булып эшләүче Рөстәм Гарифуллинның Казанда үтә торган Универсиада Уеннарына турыдан-туры катнашы бар. Чөнки ул - Бөтендөнья студентлар Уеннарын Казанда үткәрүне яклап, моннан биш ел элек Брюссельгә кадәр барган марафончыларның берсе. Универсиада барган көннәрдә Рөстәм белән очрашып, хатирәләрне яңарттык. -Рөстәм, меңләгән...
Вахит авылы егете, Лубян урман техник көллиятендә физик тәрбия җитәкчесе булып эшләүче Рөстәм Гарифуллинның Казанда үтә торган Универсиада Уеннарына турыдан-туры катнашы бар. Чөнки ул - Бөтендөнья студентлар Уеннарын Казанда үткәрүне яклап, моннан биш ел элек Брюссельгә кадәр барган марафончыларның берсе. Универсиада барган көннәрдә Рөстәм белән очрашып, хатирәләрне яңарттык.
-Рөстәм, меңләгән студентлар арасыннан нәкъ менә сиңа әлеге марафонда катнашу хокукы ничек бирелде?
- Ул вакыттагы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, марафончылар ассоциациясе әгъзасы Илдар Вафиннар башкалабызны, республиканы башка илләрдә таныту өчен Казан-Брюссель маршруты буенча марафон үткәрү тәкъдиме белән чыгалар. Казанның югары уку йортларында белем алучы студентлар арасыннан лаеклыларны сайлап алу өчен иң элек 40 чакрымлык марафон үткәрелде. Мин ул чакта Казан Татар дәүләт Гуманитар Педагогика Университетында физик тәрбия факультетының IV курсында укый идем. Дистанцияне үткән 4 кыз, 5 егет арасында мин дә бар идем. Моннан тыш алдагы ярышларда күрсәткән нәтиҗәләр дә исәпкә алынды.
- Барлыгы ничә чакрым юл үттегез? Юлда нинди кызыклы хәлләргә юлыктыгыз?
-Без, 14 кеше - тугыз студент һәм биш өлкән яшьтәге марафончы 9 майда юлга кузгалдык, 29 майда Брюссельгә барып җиттек. Барлыгы биш ил аркылы, 25 шәһәр аша узып, 4 мең чакрымга якын юл үттек. Бу - һәркайсыбыз 300 чакрым тирәсе йөгерде дигән сүз. Автобуслардан һәркайсыбызны 10 чакрым ара калдырып берәм-берәм таратып чыкканнан соң, без шул дистанцияне үтәргә тиеш идек. Бераз ял иткәч, янә тиешле чакрымнарны узасы. Бер көнгә һәркем 25-30 чакрым йөгерде. 4 мең чакрымнан без йөгереп үтмәгән бер генә дә ара калмады.
Юлларда истә калырлык вакыйгалар күп булды, үзе. Әйтик, бер белмәгән җирдә берүзең урман буйлап барасың, ә алда сине нәрсә көткәнен кем белә? Мин йөгергәндә кыргый этләргә очрадым, бәхетемә, бу вакытта артымнан полиция хезмәткәрләре машина белән озатып баралар иде. Германиядә машинаның тизлеге сәгатенә 90 чакрымнан да ким булмаска тиешле магистральгә туры килдем. Аннан баруы бик авыр булды. Юл билгеләре күп җирдә безнекенә охшамаган, адашып калырга да ерак түгел. Тиешле юлга кереп китмәгән бер егетебезне эзләргә дә туры килде әле. Трассадан барганда туктап, утырырга тәкъдим иткән шоферлар да күп булды. Әмма без ризалашмадык, чөнки бер генә метрны йөгермичә калдырсак, чылбыр өзелә - марафон үтмәгән булып саналачак иде.
-Кайсы илләр күңелдә нинди хатирәләр калдырды?
-Казаннан Ульяновск шәһәренә таба чыгып киткәннән соң, Орел, Брянск шәһәрләрен узып, Россиядә барлыгы 1800 чакрымга якын юл үтеп, без Белоруссиянең Гомель шәһәренә килеп кердек. Бу ил үзенең чисталыгы, матурлыгы белән күңелдә якты хатирәләр калдырды. Ул хәтта Германияне дә уздырган. Гомумән, Белоруссиядәге тәртип ошады. Башка илләргә караганда, анда безне һәр маршрут буенча полиция хезмәткәрләре озата барды. Брест крепостенда экскурсиядә булдык. Польшада өйләр, коттеджлар бик матур итеп салынган, һәркайда асфальт юл, авыллар кечкенә шәһәрчекләрне хәтерләтә. Польшаның иң зур промышленность шәһәрләренең берсе булган, 600 мең халык яшәүче Познань шәһәре мэры безне махсус чакырып, үзе кабул итте.
-Европада Казанны беләләрме?
-Казаныбызны ул чакта чит илдә сирәк кешеләр генә белә дигән тәэсир калды. Алары да безнең илдә яшәп чит илләргә китүчеләр иде. Безнең төп максат - аны дөньяга таныту һәм Универсиаданы Казанда үткәрүне яклап тавыш бирүчеләрнең имзаларын җыю, имза куйган кешеләрнең мәгълүматларын туплап анкета тутыру иде. Шушы егерме көн эчендә ничә чакрым юлны йөгереп узарга да, халык белән аралашып, 90 мең имза җыярга да өлгердек без. Брюссельдә Универсиаданың кайсы шәһәрдә узачагын ачыклауга санаулы көннәр генә калып бара иде. Һәм без әлеге имзаларны FISU Президенты кулына тапшырдык. Биредә безнең әлеге акциябезгә бик гаҗәпләнделәр, тарихта мондый хәлнең булганы юк әле, диделәр. Безне марафон тәмамланган җирдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка җитәкчеләре шатланып, чәчәк букетлары, бүләкләр белән каршы алдылар.
-Һәм менә Универсиаданың Казанда үтәчәге турында сөенечле хәбәр алынды...
-Без Брюссельгә барып җиткәч тә, кайтып китмәдек, ә 3 көн дәвамында FISU урнашкан бина каршында Универсиадага дәгъва кылучы башка ил вәкилләре белән берлектә төрле акцияләр үткәрдек, үзебезнең "барлыгыбыз"ны белдереп тордык. Соңгы минутка кадәр нәтиҗә ясала торган ишектән күзебезне алмадык. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшиннар: "Казан, җиңдек!"-дип сөенешеп йөгереп чыгып, безне кочаклап алгач, җәйге Уеннарның Казанда булачагына инандык. Татарча җырлап-биеп, озак күңел ачтык әле без анда. Аннан соң самолет белән Казанга кайттык.
-Универсиада барган көннәрдә "Минем дә өлешем бар бит" дигән горурлану хисләре кичерәсеңме? Ярышлар карарга барасыңмы?
-Горурлану белән берлектә, үпкә хисе дә бар, билгеле. Чөнки Универсиаданың ачылу тантанасына сезне дә махсус чакырабыз, Универсиада утын алып кергән вакытта сез дә булачаксыз, сезнең катнашуда Казан буенча ачык йөгереш тә үткәреләчәк дигәннәр иде. Оныттылар, барысын да. Бүген менә ярышларны карарга китәм. Җиңел атлетика, көрәш ярышларына, футбол матчына билетлар алачакмын.
-Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Рөстәм.
3964чакрым- "Казан-Брюссель" марштруты буйлап марафончылар әнә шундый озынлыкта юл үтәләр. Россия буенча - 1721, Белоруссия буенча - 536, Польша буенча - 507, Германия буенча - 924, Бельгия буенча - 276 чакрым юл узалар.
Лилия НУРГАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев