Ягулык сезоны бәхетсезлекләр алып килмәсен
Ягулык сезоны башлану белән, төзек булмаган мичләрдән, газ һәм электр белән җылыту приборларыннан файдалану сәбәпле, янгын чыгу очраклары арта. Шул уңайдан "Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә әлеге округка караучы газ челтәреннән өзелгән алты хуҗалыкка рейд үткәрелде. Комиссия составында Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәт...
- Саклык чараларын күрү берәүгә дә комачауламый, - ди Фәрхәт Кәримуллин. - Мичләрне якканда аеруча сак булырга кирәк. Ягулык сезоны башланганчы аларның төзеклеген тикшерергә, ярылган урыннарны сыларга, көл-корымнан чистартырга, агартырга кирәк. Еш кына мичләрне ягып җибәрү өчен тиз кабынып китүче сыеклыклар кулланалар, әмма бу бик тә куркыныч. Электр җиһазларыннан файдаланган очракта да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау таләп ителә. Кулдан ясалган электр плитәләре, җылыткычлар куллану катгый тыела. Электр җылыткычлары даими файдалану өчен исәпләнмәгән, шуңа күрә артык эшләткәндә, чыбыкларга көчәнеш килергә һәм ут чыгарга мөмкин.
Бу турыда тулырак язма белән "Хезмәт даны" газетасының 20 октябрь саныннан укып белә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев