Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ядегәр китапханәсе яңа техник җиһазлы булачак

Соңгы елларда республикабызда күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзелү проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге үзәкләргә авыл китапханәләре дә урнаша. "Бердәм Россия" сәяси партиясе "Авыл китапханәләре" проекты рамкалары кысаларында яңа һәм инде күптәннән халыкка хезмәт күрсәтүче китапханәләрне заманча җиһазлар белән тулыландыруда зур эш алып бара. 2008 елдан башланып киткән әлеге программага безнең дүрт...

Соңгы елларда республикабызда күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзелү проекты тормышка ашырыла башлады. Әлеге үзәкләргә авыл китапханәләре дә урнаша. "Бердәм Россия" сәяси партиясе "Авыл китапханәләре" проекты рамкалары кысаларында яңа һәм инде күптәннән халыкка хезмәт күрсәтүче китапханәләрне заманча җиһазлар белән тулыландыруда зур эш алып бара. 2008 елдан башланып киткән әлеге программага безнең дүрт китапханә - үзәк китапханәнең балалар бүлеге, Лубян, Ош.Юмья, Зур Сәрдек авылы китапханәләре керде. Алар проектлар, экраннар, компьютерлар, телевизорлар, электрон китаплар белән тәэмин ителделәр. Быел исә Ядегәр авылы китапханәсе әлеге проект кысаларында яңа техник җиһазларга ия булачак. Гомумән, райондагы 49 китапханәнең барысы да компьютер, принтерлар белән тәэмин ителгән. Китапханәгә кергән һәркем интернеттан да файдалана ала. Ә район үзәк китапханәсе исә "Руслан" электронлаштырылган республика бердәм системасына кертелгән. Бүгенге көндә биредә электрон хезмәт күрсәтүгә керү эшләре бара.

фото http://lipesk.russiaregionpress.ru/archives/1780

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X