Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Востоклылар кырда көнне төнгә ялгап эшлиләр (+ФОТО)

Апрель аенда "Восток" хуҗалыгы "Голштин" токымлы сыерлар үрчетү белән шөгыльләнүче нәсел заводы статусын алды. Шулай ук ул үз эшчәнлеген орлыкчылык хуҗалыгы буларак та алып бара. Язын 800 центнер арпа, 600 центнер бодай сатканнар. Орлыкчылык белән шөгыльләнү игенчелек тармагына икеләтә зур бурычлар йөкли, шуңа кырларда агротехнологиянең төгәл башкарылуы шарт. Язгы кыр...

Апрель аенда "Восток" хуҗалыгы "Голштин" токымлы сыерлар үрчетү белән шөгыльләнүче нәсел заводы статусын алды. Шулай ук ул үз эшчәнлеген орлыкчылык хуҗалыгы буларак та алып бара. Язын 800 центнер арпа, 600 центнер бодай сатканнар. Орлыкчылык белән шөгыльләнү игенчелек тармагына икеләтә зур бурычлар йөкли, шуңа кырларда агротехнологиянең төгәл башкарылуы шарт.

Язгы кыр эшләрен кыска срокларда - туфракта дым бар вакытта башкарып чыгу өчен востоклылар көнне төнгә ялгап эшлиләр.

-Безнең Ядегәр бригадасы басуларына 10 берәмлек техника чыкты. Әтиле-уллы Ринат һәм Ирек Рәхимҗановлар, бер-берсен алыштырып, тәүлек буе чәчүгә җир хәзерлиләр. Равил Төхвәтуллин иярләгән агрегат бөртеклеләр чәчә, аның артыннан туфракны катоклау өчен басуга Фаил Хәсәновның тракторы керә. Барлык эш комплекслы башкарыла, - ди бригадир Рәшит Гайфетдинов.

Хужалык буенча чәчүдә өч агрегат эшли. Тиз дә булсын, сыйфатлы да - механизаторлар үз алларына шундый бурыч куйганнар. Востоклылар бәрәңге игү белән дә нәтиҗәле шөгыльләнәләр.

-Узган ел бер килограмм бәрәңгенең үзкыйммәте 7 сум 80 тиен булган иде, 20 сум 50 тиеннән саттык. Аны үстерү үзен аклый, шуңа киләчәктә дә игътибар зур булачак, - ди хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев.

Быел "икенче икмәк"нең 10 гектарын тамчылы сугару алымы белән үстерергә ниятлиләр икән. Буразна ясалганда басу буйлап махсус ленталар сузып калдырыла һәм шуның аша үсентеләргә су белән бергә барлык кирәкле микроэлементлар кертелә, дип аңлаттылар аның асылын. Мондый алым белән үстергәндә һәр гектардан 500 центнерга кадәр уңыш алып була икән. Анысын көзен күрербез, ә хәзергә орлыгын иртә срокларда җир куенына салып калдыру өчен кызу эш кайный.

Гөлгенә ШӘРИПОВА тексты, Алсу ИДРИСОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X