Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вахиттә узган республика семинарына Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов килде (+фото)

Бүген Вахитов исемендәге хуҗалык базасында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, партнер оешмалар вәкилләре катнашты. Семинарда катнашучылар Вахит терлекчелек комплексында, Янил фермасының мөгезле эре терлекләр симертү цехында, машина-трактор паркында, ындыр табагында булдылар. Хуҗалыкта 3300...

Бүген Вахитов исемендәге хуҗалык базасында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, партнер оешмалар вәкилләре катнашты.

Семинарда катнашучылар Вахит терлекчелек комплексында, Янил фермасының мөгезле эре терлекләр симертү цехында, машина-трактор паркында, ындыр табагында булдылар.

Хуҗалыкта 3300 мөгезле эре терлек, 2 мең дуңгыз, 28 ат асрала. Узган ел 9788 тонна сөт, 100 тонна ит җитештерелгән, 9450 тонна ашлык, 4500 тонна бәрәңге үстерелгән. 2002 елда Лельвиж, 2005 елда Чура җирлекләре белән кушылганнан соң, сөт җитештерү 3,4 тапкыр, 1 сыерга сөт саву 2, 4 тапкыр арткан. Узган ел продукция сатудан хуҗалык кассасына 329 миллион сум акча кергән, шуның 97 милион сумы - саф табыш. Узган ел көз аенда мега-ферманың бер корпусы сафка баскан иде, быел 600 мең баш сыешлы тагын бер корпус төзелә. 2014 елда барлыгы 148 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов вахитлеләрнең хуҗалык итү рәвешенә зур бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk