Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вахитов исемендәге хуҗалыкта семинар-киңәшмә узды (+фото)

Вахитов исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре һәм терлекчелектә 4 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучы хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, белгечләре Вахитов исемендәге хуҗалыкта бәрәңге утырту, кукуруз чәчү барышы белән таныштылар, җәйге терлек лагеренда, яңа төзелүче мега-фермада булдылар. Хуҗалыкта бөртеклеләр чәчү тәмамлану алдында тора, быел алар 1800 гектарда игеләчәк. 700...

Вахитов исемендәге хуҗалыкта язгы кыр эшләре һәм терлекчелектә 4 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучы хуҗалык, агрофирма җитәкчеләре, белгечләре Вахитов исемендәге хуҗалыкта бәрәңге утырту, кукуруз чәчү барышы белән таныштылар, җәйге терлек лагеренда, яңа төзелүче мега-фермада булдылар.

Хуҗалыкта бөртеклеләр чәчү тәмамлану алдында тора, быел алар 1800 гектарда игеләчәк. 700 гектарда кукуруз, 250 гектарда бәрәңге үстерү планлаштырыла. Ел саен бәрәңге игүдән яхшы табыш алалар, быел да кышкы-язгы айларда 25 миллион сумлык орлыклык һәм ашау бәрәңгесе сатылган. Терлекчелектә дә нәтиҗәле эшлиләр - көн саен дәүләткә 28 тонна сөт сатыла. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин вахитлеләрнең хезмәтенә югары бәя биреп, һәр тармакта югары оештыручанлык, ныклы тәртип булуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk