Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңыш өчен көрәш дәвам итә

Районда иртә сабан культураларын чәчү төгәлләнде. Хәзерге вакытта катнаш азык культуралары, кукуруз чәчү бара, бу эшләрне 20 майга кадәр төгәлләү бурычы тора. Шулай ук чәчүлекләрне тәрбияләү, чүп үләннәренә, авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәш чаралары күрү, терлек азыгы хәзерләүдә катнашачак техниканы сафка бастыру да көн кадагына куелган. Узган атнада "Бөр" агрофирмасында...

Әлеге агрофирмада язгы кыр эшләре оешкан төстә бара, сабан культураларын чәчүне дә оптималь срокларда башкарып чыктылар. 2200 гектарда кукуруз игү планлаштырыла, аның "Российская-1" сортын чәчүгә керешкәннәр. Бу эштә ун агрегат катнашачак. Алар белән көнгә 245 гектарда эш башкарып, кукуруз чәчүне 8 көн эчендә төгәлләү күздә тотыла. Әле узган елгы азык запаслары да - 17600 тонна силос, 4 мең тонна сенаж бар, бу азык малларга бер ел ашатырга җитә диләр. Әмма терлек азыгының беркайчан да артыгы булмый, шуңа быел да басуларда мул уңыш үстереп, терлекләрне ныклы азык базасы белән тәэмин итүне үзләренә бурыч итеп алганнар. Чәчүлекләрне тәрбияләү өчен дә техникалары алдан ук хәзерлек сызыгына куелган. Агу сиптергеч алты агрегатлары бар, аларның берсен Раиф Кәшәфетдинов (рәсемдә) иярли. Тәҗрибәсе зур, ел саен басуларны химик препаратлар белән эшкәртүдә катнаша, башка кыр эшләренә дә үзеннән зур өлеш кертә.
Игенчелектә басу культурасы дигән термин бар, чәчүлекләрнең торышын, ягъни агрономның, җитәкченең җиргә мөнәсәбәтен, кадер-хөрмәтен чагылдыра ул. Басу кырыйлары тапталып беткән, тиешсез урында сукмаклар, юллар салынган урыннар да күп очрый. Биредә дә узган ел катлам астына чәчелгән люцерна басуының тапталган юл читләрен яңадан чәчәргә керешкәннәр.
-Урыннарда җирнең кадере юк. Техника белән теләсә кайдан йөреп, ашлыкны таптап, басу буенча аркылыга-буйга юллар салып бетерәләр. Салам эскертләре, тиешенчә эшкәртелмәгән багана төпләре дә кырларны бизәми. Шуңа җитәкчеләр, белгечләр бу мәсьәләгә дә игътибарны көчәйтергә тиеш, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.
Моннан тыш, районда 80 мең гектар сөрүлек җирләрнең 7 мең гектары фермерлар карамагында. Араларында җирне тиешенчә эшкәртмичә, кадерсез яткырганнары да бар.
Ә "Бөр" агрофирмасында быел мул уңышка өмет зур: бер кат тукландырылганнан соң, уҗымнар матур булып күтәрелеп киткән, сабан культураларын чәчкәндә дә сыйфат беренче планда торган. Инде явым-төшемнәре, җылысы гына җитәрлек булсын.

Терлекчелектә дә уңай үзгәрешләр сизелә. Фермаларда тәртип, утарларга чыгарылган малларның көр булуы күзгә ташлана. Абзарлар чиста, бозаулату, яшь мал торакларына дезинфекция ясалган. Биредә узган ел белән чагыштырганда көнлек савымны бер килограммга арттырып, һәр сыердан уртача 9,2 килограмм сөт савалар. Зур Сәрдек, Чишмәбаш фермаларында бу күрсәткечне җәйге айларда бер потка җиткерү бурычы тора. Шушы ук агрофирманың Тырыш комплексында һәр сыерга исәпләгәндә көнгә уртача 21 килограмм продукция җитештерелү үзе үк әлеге фермаларда барлык резервларның тулысынча файдаланылмавы турында сөйли.
-Агрофирманың генераль директоры Рафак Нәбиуллинның, урта буын җитәкче кадрларның, белгечләрнең үз вазыйфаларына җитди караулары сизелеп тора. Элеккеге еллар белән чагыштырганда тәртип уңай якка үзгәрде. Мөмкинлекләр зур, аларны эшкә җиксәләр, игенчелектә дә, терлекчелектә дә продукция алу артыр, - диде район Башлыгы бөрлеләрнең хезмәтенә уңай бәя биреп.
Иң гадел бәя көзен - булган уңышны җыеп алганда куелыр. Аңа кадәр әле иген басуларына саллы хезмәт, чыгымнар кертергә, зур тырышлык куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk