Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңыш 2013: “Без түзәрбез, техника гына чыдасын”

Көттереп яуган яңгырларга бик сөенсәк тә, аларның артык ешлавы урып-җыюга тоткарлык ясамый калмый. -Яңгырдан качып, шушы басуга килгән идек әле. Тик "өстәгеләр" күрделәр, ахрысы, яңадан болыт җибәрделәр, - дип, уены-чыны белән каршы алдылар безне "Әсәнбаш" агрофирмасының Камышлы авылы янындагы арыш басуында эшләүче комбайнчылар, күк күкрәгән якка ымлап. Үзебез дә басуга...

Көттереп яуган яңгырларга бик сөенсәк тә, аларның артык ешлавы урып-җыюга тоткарлык ясамый калмый.
-Яңгырдан качып, шушы басуга килгән идек әле. Тик "өстәгеләр" күрделәр, ахрысы, яңадан болыт җибәрделәр, - дип, уены-чыны белән каршы алдылар безне "Әсәнбаш" агрофирмасының Камышлы авылы янындагы арыш басуында эшләүче комбайнчылар, күк күкрәгән якка ымлап.
Үзебез дә басуга килгәндә: "Болыт безгә караганда өлгеррәк булмасмы?" - дип шикләнгән идек. Куркытып йөрсә дә, әйләнеп узды тагын.
-Кичә дә биредә яңгыр мул яуды, шуңа иртәнге якта басуның азрак җилләгәнен көтәргә туры килде. Эшкә керешүебезгә бер сәгать кенә иде әле, - дип уфтанып алды "Алга" бүлекчәсенең башкаручы директоры Айрат Сибгатуллин.
Мондый шартларда яумый торган һәр сәгатьтән файдаланырга туры килә. Һава шартларын сылтау итеп, эшне чигереп торсаң, болай да артык сөендермәгән уңышның әрәм-шәрәм булуы бар. Шуңа "Әсәнбаш"та һәр техниканы эшкә җәлеп итәргә тырышу сизелә. Арыш суктыруга биш кыр корабы - өч "Полесье", берәр ДОН-1500 белән "Нива" комбайннары чыккан. Суктырылган ашлыкны ике КамАЗ ташып тора. Басу чиста, уңыш да ярыйсы күренә.
-Березняк басуында уңыш югарырак иде. Ә бүлекчә буенча уртача 15-16 центнер чамасы чыга, - ди көн буе комбайннар яныннан китмәгән башкаручы директор.
Комбайнчылар тәҗрибәле. Иске Юмьядан энесе Андрей белән эшләүче Геннадий Степановның 25нче урып-җыюда катнашуы.
-Бу "Нива" - мин иярләгән өченче комбайн. Иске булса да, ярап тора, - ди ул. -Кышларын да күмәк хуҗалыкта эш бетми. Кирәк булса, ДТ-75кә утырам.
Камышлыдан Мөхәммәдьяр Мостафин да 15 ел иген басуларын иңли.
-Сезонлы гына эш бит, кая чакырсалар, шунда барам. Башка агрофирмаларда, элеваторда эшләгән еллар да булды, - дип үзенең 15 еллык хезмәтен берничә җөмләгә сыйдырды тәҗрибәле механизатор.
Агрофирмада арыш 1600 гектар мәйдан били. Яртысына якыны җыеп алынган. Көзге культураларның корылыкка чыдамрак икәнен искә алып, быел аның мәйданын 3 мең гектарга кадәр арттырырга уйлыйлар.
-Көзге чәчү өчен 230 тонна орлык әзерләнде. Ашлыкны элеваторга да илтәбез. Элеваторның биш "Нью Холланд"ы борчак суктыруга кереште. Салам әзерлибез, 6 пресс бүген "Виль Кужым" бүлекчәсендә эшли. Саламны хәзердән үк ферма янына ташып куячакбыз, юкса, кышын аны алып кайту өчен икеләтә чыгым китә, - ди агрофирманың генераль директоры Фәрид Моталлапов.
Барысы да җиңел генә бармый, билгеле. Явым-төшемнәрдән тыш, техника паркының нык тузган булуы, ягулык - майлау материалларына кытлык, кадрлар проблемасы көндәлек эшне оештыруда үзен сиздереп тора. Ләкин юкны сылтау итеп булмый, бүген-берничә эшне параллель алып бара торган вакыт. Биредә дә катнаш азык культураларыннан сенаж салу бара.
-Басуга керерлек булса, яңгырда да эшлибез. Техника гына сынатмасын, -диләр.
Ә авыл кешесе үзе мондый сынауларга күнеккән инде.

Гөлгенә ШӘРИПОВА

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара уңыш

erid: 2VtzqxWHLUk