“Урал” хуҗалыгы кырларында урып-җыюда 13 комбайн эшли
"Урал" хуҗалыгы территориясенә килеп керүгә, бер чүп әсәре булмаган, багана төпләренә кадәр эшкәртелгән басулар игътибарны үзенә җәлеп итә, күңелдә канәгатьләнү хисе тудыра. Бу "рәхәтлек" район чигенә кадәр килгәнче дәвам итә әле: Янил, Вахит, Югары Чура авыллары янындагы басулар да "көлеп" тора. Бу як халкының тырышлыгын быел "югарыдагы"лар да бәяләделәр,ахрысы: биредә...
"Урал" хуҗалыгы территориясенә килеп керүгә, бер чүп әсәре булмаган, багана төпләренә кадәр эшкәртелгән басулар игътибарны үзенә җәлеп итә, күңелдә канәгатьләнү хисе тудыра. Бу "рәхәтлек" район чигенә кадәр килгәнче дәвам итә әле: Янил, Вахит, Югары Чура авыллары янындагы басулар да "көлеп" тора. Бу як халкының тырышлыгын быел "югарыдагы"лар да бәяләделәр,ахрысы: биредә яңгырлар берничә тапкыр күбрәк яуды.
Хәер, бу басуларда дым җитәрлек булды, дип әйтү дә бик үк дөрес булмас иде. Балыклы авылы каршындагы арпа басуы корылыктан бармак сыярлык ярыклар белән яргаланып беткән. Сабаклар да биек түгел. Ә иген арасында бер чүп үләне тапмассың: бөтен технологиясенә туры китереп, җирне эшкәрткәннәр, ашлаганнар, чәчкәннәр.
-Хуҗалыкта иген үстерүнең рәтен, җир кадерен беләләр. Бу басуларның торышында да чагыла. Хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахмаов үзе дә бүгенге эшне иртәгә калдыручылардан түгел. Шуңа һәр тармакта тәртип, югары нәтиҗәлелек саклана, - дип бәяләде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, урып-җыюның барышы белән танышу өчен хуҗалыкка килгәч.
Елдагыча, урак эшләре дә оешкан төстә бара, игеннәрнең инде күбесе җыеп алынган. "Рассвет" техникасы белән бергә исәпләгәндә, урып-җыюда 13 комбайн катнаша. Өчесе эшләгән басуда без дә булып, хәл-әхвәл белешеп киттек. Бер кыр корабын Марсель Шәйхетдинов белән Илнур Галимов, икенчесен абыйлы-энеле Азат белән Миннерәхим Габделгафаровлар иярли. Өченчесендә Илнур Бәдретдинов эшли. Әтисе Равил Бәдретдинов та гомер буе хуҗалыкта бәрәңге игү белән шөгыльләнде. Милли көрәш белән шөгыльләнүче улы да, армиядән кайткач үзен техниканы белүче итеп таныткан. Көрәшче икәне әллә каян күренеп тора. "Мондый мускуллар белән теләсә нинди эшне башкарып була", - диде район башлыгы да егетне үсендереп. Илнур туганнан туган энесе Айсафны үзенә ярдәмче итеп алган. Ул да Кукмара аграр көллиятендә укый, димәк, киләчәген авыл хуҗалыгы белән бәйләргә уйлаган.
Хуҗалыкта инде көзге культураларның уңышы тулысы белән җыеп алынган. Салам җыюда да тоткарлык юк: төргәкләп, ферма яннарына ташыйлар, пай җирләре өчен түләү исәбеннән шәхси хуҗалыкларга да өләшкәннәр.
Явымсыз көннәрдә иртә таңнан караңгы төшкәнче басуларда техника тавышы тынмый.
-Кырдагыларны ике тапкыр ашату оештырылды. Көндезге аш 4 сум, кичкесе 2 сум тора, - ди хуҗалыкның профсоюз оешмасы рәисе Фәнзил Бариев.
Бу җирлектә эш ике фронтта кайный дисәк тә дөрес булыр. Берсе - иген басуларында, икенчесе - быел куллануга тапшырылачак Олыяз мәктәбе төзелешендә. Икесе дә хуҗалыкның, бу җирлектәге авылларның бүгенгесе, киләчәге белән бәйле.
Гөлгенә ШӘРИПОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев