Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучы - якты кояш кебек...

А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Мөхтәрәмә Галимуллинаны әти-әниләр мактап бетерә алмый: бар яктан килгән ул - һәр баланы үзенекедәй якын итә, тирән белем бирә, безнең белән дә тыгыз элемтәдә торырга вакыт таба...

Мөгаллимә белән очрашып сөйләшкәч, әлеге сүзләрнең дөреслегенә тәмам инандык. Килеш-килбәте белән генә түгел, матур итеп сөйләшүе белән дә бер күрүдә үзенә җәлеп итте ул безне. Йомшак тавышлы, йөзеннән беркайчан елмаю китми торган укытучы белем биргәндә икеле, өчлегә укыйлар мени?! Юк, билгеле. Мөхтәрәмә Шакир кызы укыта торган өченче сыйныф укучылары да өлгереш ягыннан артта калганнардан түгел: бер укучы гел бишлегә, ә ундүрт малай һәм кыз дүрт-биш билгеләренә генә укый.
-Укучыларымның барысы да дәресләрдә актив катнашалар, өй эшләрен вакытында хәзерләп киләләр, минем һәр сүземне тыңлыйлар. Арада бераз ялкаулана торганнары да бар үзе, алар да тырышлыкларын арттырсалар, алдагы чирекләрдә өлгереш ягыннан тагын да югарырак баскычка күтәрелергә өметләнәбез, - ди укытучы.
Мөхтәрәмә Галимуллина үзенең хезмәт юлын 20 яшендә - Казанның беренче номерлы педагогия көллиятен тәмамлагач, Кукмара 2нче урта мәктәбендә башлап җибәрә. Башлангыч сыйныфның берсеннән-берсе кечкенә балалары белән шулкадәр күңелен биреп эшли ки, берничә ел узуга, үзенең әлеге һөнәрдән, укучылардан башка яши алмаячагын аңлый яшь укытучы. Читтән торып Казан дәүләт гуманитар педагогия университетында укып, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алган мөгаллимәгә сигез ел өлкән сыйныф укучылары белән эшләргә туры килсә дә, хәзер кабат үзенең бәләкәчләре янында кайнаша ул.
-Мәктәп системасына килеп керүемә быел 23нче ел китте. Хезмәтемне, балаларны яратканлыктан, башка урыннан эш эзләү, һөнәремне үзгәртү турында уйлап та караганым булмады. Өч ел рәттән унберенче сыйныфларны чыгардым, яшьләре зурайган саен җитдиләнгән, әмма шулай да күңелләрендә бала булып калган өлкән укучылар белән эшләргә бик рәхәт иде. Самими, синең һәр сүзеңне йотлыгып тыңлап, кайчан сорасаң да күңелендәгесен сөйләп бирергә әзер булган башлангыч сыйныф укучылары белән үзенә күрә күңелле, - ди мөгаллимә. - Ел саен уку елы тәмамлану уңаеннан әти-әниләргә концерт куябыз, һәр укучының туган көнен билгеләп үтәбез. Балалар үзләре табын әзерлиләр, җыр-биюләр өйрәнәләр, төрле уеннар оештырабыз. Әнә шулай шау-гөр килеп, күңелле генә эшләп ятабыз.
Мәгариф өлкәсендәге яңалыклардан һәрдаим хәбәрдар торган, көнне-төнгә ялгап эшләгән Мөхтәрәмә Шакир кызын быел башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе итеп билгелиләр.
-Җаваплылык зур, әлбәттә. Берләшмәгә 12 башлангыч, 4 озынайтылган көн төркеме укытучысы керә, - ди ул. - Бер-береңне аңлап эшләсәң, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшсәң генә алга китеш була. Ул яктан бездә бер дә зарланырлык түгел, оперативлык көчле. Бүген планлаштырабыз, икенче көнгә инде һәр укытучының тиешле документлары әзер була. Елга берничә тапкыр белемне күтәрү курслары узабыз. Җәй көне федераль дәүләт стандарты буенча укыган идем, шушы көннәрдә башлангыч сыйныф укытучыларының өч көнлек республика семинарында булып кайтырга туры килде. Дистанцион рәвештә дә укыйбыз әле. Анда исә электрон материаллардан, электрон китаплардан файдаланырга өйрәтәләр. Тормышыбызга яңа инновацион программаларның үтеп керүе хезмәтебезне күпкә җиңеләйтте: элегрәк дәрес материалларын кулдан язып әзерләгән булсак, хәзер Интернет челтәрендә күңелең ни тели, шул бар. Башка район укытучылары белән тәҗрибә уртаклашуда да Интернетның өлеше шактый зур.
Мөхтәрәмә Галимуллина укучыларына яраткан апа булса, гаиләсендә улы белән кызына газиз әни дә әле. Балаларының берсе - унынчы, икенчесе җиденчедә укый. Инсаф бик яхшы билгеләренә генә өлгерә, спорт белән шөгыльләнә, Ләйсән дә уку ягыннан абыйсыннан калышмый, бию түгәрәгенә йөри. Икесе дә әниләренә төп таяныч, ярдәмче алар, алга таба да шулай була күрсен.
Барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, саулык-сәламәтлек, мул, имин тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X