Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уку елы нәтиҗәләре куанычлы

19 майда район мәгариф идарәсе А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей стадионында үз эшен яратып башкаручы укытучылар, уку алдынгылары, хөрмәткә лаек ата-аналар өчен "Педагогның иҗади эшчәнлеге, ата-ана кайгыртуы - укучы бала уңышы" дип исемләнгән фестиваль үткәрде.

Район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләп: "Бу елны да мөгаллимнәребез төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар. Укучылар да фән олимпиадаларында мәктәп, район, республика данын якладылар. Ата-аналарга, укытучыларга ихлас рәхмәтемне юллыйм. Бу уку елы ахырына якынлаша. Сезнең матур уңышларыгызны күреп күңел сөенә ", - диде һәм район Башлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды.
Быелгы "Ел укытучысы - 2012" бәйгесендә Кукмара 4нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Шәфигуллина (рәсемдә) җиңү яулады. Тырыш, укучыларга төпле белем бирүче, балалар һәм ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торучы Алсу Фәрһат кызы тумышы белән Кукмара поселогыннан, Кукмара икенче мәктәбендә белем ала. Казан дәүләт педагогика университетының педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы бүлеген тәмамлап, туган ягына кайта. Менә 14 ел балаларга башлангыч белем бирә. Аның укучылары тәртипле, ул балалар белән уртак тел таба белә. Мәктәп коллективы да Алсу Фәрһат кызын хөрмәт итә. Әлеге фестивальне ачу тантанасында ул Татарстан әләмен күтәрде. Алсу Шәфигуллина күп сөйләргә яратмый:
-Бары матур эш күрсәткечләрем белән хезмәттәшләремне сөендерәм, башлангыч сыйныфларда балаларга төпле белем бирүне төп максат итеп куям, - ди ул.
"Ел укытучысы - 2012" бәйгесендә II-III урыннарны алган Ч.Айтматов исемендәге Кукмара гимназиясенең инглиз теле укытучысы Э.Нәҗметдинова, С.Әхтәмов исемендәге Манзарас урта мәктәбенең физика укытучысы И.Хәбибрахманов, А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның инглиз теле укытучысы Л.Беляниналар Мактау кәгазьләренә ия булды. Шундый ук бүләккә "Сыйныф җитәкчесе" бәйгесендә җиңү яулаган Р.Сәйфуллина (Кукмара 3нче урта мәктәбе), Г.Билалова (Пычак урта мәктәбе), Э.Имамиева (Манзарас урта мәктәбе) лаек дип табылды. "Педагог-психолог" номинациясендә Манзарас урта мәктәбенең педагог-психологы Л.Насыйрова җиңү яулады. Аңа да район Башлыгының Мактау кәгазе тапшырылды. Шулай ук балалар бакчалары тәрбиячеләре Г.Билалова ("Ләйсән"), Л.Исмәгыйлева ("Каенкай"), Р.Степанова ("Кыңгырау") әлеге бүләккә лаек булды.
"Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучысы В.Гыйләҗевага, Х.Ваһапов исемендәге Березняк урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ә.Гобәйдуллинага, Ош-Юмья урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Кочановага, А.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Миннекәевага, район мәгълүмати-методик үзәкнең баш белгече А.Шәймәрдановага тапшырылды. Шулай ук район Башлыгының стипендиатларын бүләкләделәр. Быел әлеге исемнәргә X сыйныф укучысы Зилә Гәрәева (Нырты урта мәктәбе), IX сыйныф укучысы Зөлфия Минимуллина (Кукмара гимназиясе), IX сыйныф укучысы Зөһрә Вилданова (Кәркәүч урта мәктәбе), IX сыйныф укучысы Динар Фәләхов (Нырты урта мәктәбе), X сыйныф укучысы Роман Кузнецов (Поч.Сутер урта мәктәбе), IX сыйныф укучысы Алмаз Хәбибрахманов (А.Булатов исемендәге күппрофильле лицей), X сыйныф укучысы Инсаф Хисаметдинов (Кукмара 4нче урта мәктәбе), IX сыйныф укучысы Диләрә Шакирова (Пычак урта мәктәбе), X сыйныф укучысы Илнур Гыйльметдинов (Югары Арбаш урта мәктәбе), X сыйныф укучысы Гөлназ Абдуллина (Олыяз урта мәктәбе), IX сыйныф укучысы Лариса Николаева (Нырья урта мәктәбе) ия булды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләренә укытучылар С.Бурцева (Манзарас), Г.Галимуллина (3нче урта мәктәбе), И.Гаязетдинова (Югары Арбаш), Н.Демьянова (Поч.Сутер), И.Закиров (Аш-Буҗи), Р.Җиһаншина (Мәчкәрә), Е.Королева (Чулпан), Г. Мөхәммәтшина (Мәктәптән тыш эшләр үзәге), А.Хисамиев (Байлангар), М.Шакиров (Мәмәшир) ия булдылар.
Аннары "Ел тәрбиячесе" бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.
Район мәгариф идарәсенең Мактау кәгазьләрен идарә җитәкчесе Роберт Мансуров тапшырды.
Төрле олимпиадаларда, спорт ярышларында мактаулы урын алучы укучыларга, аларның укытучыларына һәм ата-аналарына истәлек бүләкләре бирелде.
Бу көнне В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасына 90 ел тулды. Район балалар хәрәкәтенең ветераны Вәсилә Җиһаншина фестивальдә катнашучыларга матур теләкләрен ирештерде.
"Айфара" төркеменең матур җырлары да, тантананы бизәп, биредә катнашучылар өчен бәйрәм сәламе булып яңгырады.
Фестиваль җыр-моң, спорт уеннары белән үрелеп барды. Көннең матурлыгы мәгариф хезмәткәрләренең бәйрәменә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X