Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туембашта яңа мәчет төзелә

Туембаш авылында тырыш, уңган халык яшәве күпләргә мәгълүм. Бердәмлек тә көчле бу якларда. Күмәк көч белән бүгенге көндә Туембашта төзелеп ятучы затлы, мәһабәт бина - шуның бер мисалы. Әлеге сыйфатлардан тыш, Туембаш динле авыл да. Моннан 24 ел элек төзелеп, дистә еллар дәвамында халыкка хезмәт иткән мәчет бинасы намаз вакытларында,...

Туембаш авылында тырыш, уңган халык яшәве күпләргә мәгълүм. Бердәмлек тә көчле бу якларда. Күмәк көч белән бүгенге көндә Туембашта төзелеп ятучы затлы, мәһабәт бина - шуның бер мисалы.

Әлеге сыйфатлардан тыш, Туембаш динле авыл да. Моннан 24 ел элек төзелеп, дистә еллар дәвамында халыкка хезмәт иткән мәчет бинасы намаз вакытларында, дини бәйрәмнәрдә авыл халкы өчен кысанрак булганлыктан, авылда яңа мәчет салу кирәклеге көн кадагына әверелә.

-Мәчеткә беренче нигез ташы салынганчы, авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлар өчен җыелыш үткәрдек, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов. -Төзелеш өчен халыкның да матди яктан зур ярдәме кирәк булганлыктан, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен, җыелышка һәр гаиләнең хуҗасы да, хуҗабикәсе дә чакырылды.

Әлеге изге эшне моңа кадәр дә күп игелекле эш-гамәлләре белән авылдашларын сөендергән Илдус Габдрахманов башлап йөри. Җыелышта булачак мәчетнең әзер проекты аның тарафыннан видеоязма рәвешендә авыл халкына тәкъдим ителеп, аларның ризалыгы алына.

Һәм... май аеның ямьле бер көнендә мәчеткә беренче нигез ташы салына. Туембашлылар быел аның фундаментын һәм беренче катын -подвал өлешен генә салып куярга планлаштырган булсалар, күз - курка, кул - эшли дигәндәй, бүгенге көндә инде түбәсен дә ябып киләләр. Нигезеннән алып стенасына кадәрге эшләрне Нократ Аланыннан бер оешма башкарган булса, түшәм-түбәсенә Кукмарадан балта осталары килгән.

Зур, иркен булыр Туембашта мәчет. Подвал өлешендә мәдрәсә, никах, ифтар ашлары үткәрү өчен зал, ашханә, имам бүлмәсе, тәһарәтнәмәләр урын алса, өске өлеше мәчет булачак. Подвал өлешенә ут чыбыклары сузып, стенасын штукатурлап куйганнар инде. Калган эшләрне киләсе язда дәвам итәргә планлаштыралар. Ә манарага ай ясатырга Ростов-Дон шәһәренә заказ бирелгән, 3,5 метр озынлыктагы ай әзер икән инде, бу атна аны алып кайтыр өчен юлга кузгалачаклар.

Алда әйтеп үткәнчә, мәчет авыл халкының һәм читтә яшәүче авылдашларның матди ярдәме белән салына. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та саллы гына ярдәм күрсәтү белән беррәттән тыш атна саен авылга кайтып, төзелешнең барышы белән танышып китә икән.

Булачак мәчет янәшәсендә төзелешкә акчалата ярдәм күрсәтүчеләрнең исемлеге язылган стенд та әллә каян күренеп тора. Әнә, бер гаилә 100 мең сумнан артык акчасыннан өлеш чыгарган, 60 мең, 40 мең бирүчеләр дә бар икән.

- Җыелышта һәрбер хуҗалыктан кимендә бишәр мең сум акча җыйык дигән фикергә килгән идек, шөкер, халык бердәм булып кушылды. Һәрбер тиен исәпкә алынып, аның тотылган хисабы теркәлеп барыла. Авыл халкы үз арасыннан моның өчен җаваплы кешеләрне сайлап куйды, - ди авыл җирлеге башлыгы. - Стендны ай саен яңартып торабыз, кайберәүләр инде икенче тапкыр акчалата ярдәм күрсәттеләр. Матди хәле авыррак булучылар итек сату сезоны башлангач кушылырбыз, дип ышандырдылар. Әлбәттә, соңгы кадакны какканчы әле шактый сумма кирәк, шуңа күрә ярдәм итәргә теләүчеләр райондашларыбыз арасында да булса, бик сөенер идек.

Туембашның күрке булачак яңа мәчетнең кайчан үз ишекләрен ачуы билгеле түгел әле, әмма күмәк көч белән төзелгән дин йорты дистә еллар гына түгел, гасырлар дәвамында иман нуры таратыр дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk